Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

ТР сәламәтлек саклау министры Илдар Фатыйховка Түбән Кама үзәк хастаханәсендә яңа палаталарны күрсәттеләр

Бүгенге көндә бинаның уң канаты файдалануга тапшырылган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Түбән Камага эш визиты белән килде. 

Кунак «Ашыгыч медицина үзәге» нең кабул итү-диагностика бүлегендә булды, 2022 елның ноябреннән алып барыла торган терапия корпусында капиталь ремонт барышы белән танышты.

Бүгенге көндә бинаның уң канаты файдалануга тапшырылган. Яңа уңайлы шартларда биредә пульмонологлар, неврологлар, кардиологлар, травматологлар һәм диагностика хезмәтләре белгечләре эшли.

Хәзер белгечләр бинаның сул канатында эшне тәмамлый, инженерлык челтәрләрен салу ахырына якынлаша, санузелларны җиһазландыралар, яктырткычлар һәм розеткалар урнаштыралар. Һәр палатада пациентлар өчен душ һәм санузел бар, ә медицина хезмәткәрләре кабинетлары барлык заманча таләпләргә туры килә.

Илдар Фатыйхов карап йөрү вакытында бинаның әзерлеген бәяләде, башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде, киңәшләр бирде. Ремонтны быел август ахырында тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Фото: Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев