Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Үтемле аңлату

Аналар көне алдыннан Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган акция уздырды. Алар машина йөртүче аналар һәм балаларын җитәкләп юл аша чыгучы хатыннар белән юлларда бәла-казаларсыз йөрү турында әңгәмә кордылар. Әлеге чара Тукай урамындагы балалар поликлиникасы янында үткәрелде. Чөнки нәкъ менә шунда аналар үзләренең балаларын машинага утыртып алып килә. Юл хәрәкәте...

Аналар көне алдыннан Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре гадәти булмаган акция уздырды. Алар машина йөртүче аналар һәм балаларын җитәкләп юл аша чыгучы хатыннар белән юлларда бәла-казаларсыз йөрү турында әңгәмә кордылар.
Әлеге чара Тукай урамындагы балалар поликлиникасы янында үткәрелде. Чөнки нәкъ менә шунда аналар үзләренең балаларын машинага утыртып алып килә. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүче һәм җәяүле әниләрне туктатып, аларга чәчәкләр һәм шарлар бүләк иттеләр. Акциянең төп максаты бу гына түгел иде. Машинада балаларны махсус утыргычларда гына йөртергә кирәклеге, юл аша чыкканда кагыйдәләрне тө-гәл үтәүнең әһәмияте турында аңлаттылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X