Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ташып, ярсып акты кар сулары...

Җитәкчеләрнең һәр дүшәмбедә уза торган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә язгы ташуга әзерлек, гидротехник корылмаларның торышы тикшерелде.

Түбән Кама районында 10 гидротехник корылма бар. Шуларның өчесе авария хәлендә икән. Югары Чаллы күпереннән тыш, Макаровка авыл җирлегенең Калиновка белән Югары Уратмада урнашкан ике объекты. 

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов районда ташулар булган очракта, нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Бүгенге көндә төп бурыч — авыл җирлекләре башлыклары һәм район башкарма комитеты су басуны оператив контрольдә тоту. «Барлык участокларда да мөрәҗәгатьләр эшкәртелә, су суырту өчен насослар бирелә. Су көнгә өч тапкыр суыртыла. Вәзгыятьне контрольдә тотабыз», — диде ул. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да язгы су басу проблемасының җитдилеген ассызыклап: «Хәзерге вакытта территорияләрне тулысынча анализларга кирәк. Территорияләребезне ничек сакларга икәнен алдан уйларга. Барлык хезмәтләр дә оператив эшләргә тиеш», — диде. 

16 мартта барлык объектларның техник торышын һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен бәяләү өчен өстәмә тикшерү үткәрелгән. Су күтәрелүе мартның өченче декадасында булыр, дип фаразлана.  

Су басуга каршы чараларны башкару өчен 375 кешедән торган төркем, 80 берәмлек техника, 19 йөзү чарасы, 5 мотопомпа булдырылган. 

Авария хәлендәге гидротехник корылмаларга килгәндә, Югары Уратма һәм Югары Чаллы авылларында ремонт үткәрү өчен проект-смета документациясе инде эшләнгән. Дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсе дә бар. Калиновка буенча мәсьәләне хәл итәсе кала, кәгазь эшләре башланган. 

Югары Чаллы авылындагы бердәнбер күпернең әкренләп җимерелә баруы шул авылда яшәүче Рәйхат Кәлимуллинны бик борчый. «Күпер шактый тузды шул, мин генә түгел, авылыбыз белән бәлаказа булмасын дип борчылабыз», — ди ул. 

«Челнинка елгасы ярларыннан чыкты. Кискен җылыту сәбәпле, җир асты сулары кузгалды һәм шуңа күрә аерым торак пунктларда, шул исәптән Трудовой поселогында һәм Байданкино авылында подвалларны, ишегалды территорияләрен су баса», — диде Роман Булатов киңәшмәдәге чыгышында.

Әлеге авылларда гына түгел, Түбән Чаллы һәм Кызыл Чапчак авылларында да кайбер ихаталарны су басарга өлгергән. 

Язгы кар сулары Зөбәрҗәт Нургалиеваның да ишегалдын баса. Җирле хакимияттән ярдәм килгәнче, ул үзе баздан су суырта. «Мондый хәлнең шактый еллар булганы юк иде. 2008 һәм 2010 елда су басулар булды. Соңгы елларда тынычланган идек», — ди ул. 

З. Нургалиеваның участогы юл буенда урнашу сәбәпле, ул беренчеләрдән булып су басуга эләккән. Ихатада урнашкан сарай, келәтләр, мунча, бакча — барысы да зыян күрә. Тагын җиде йорт ишегалларын да су баскан. 

Узган елгы язгы ташулар вакытында Татарстанның 15 муниципаль берәмлегендәге территорияләрне һәм транспорт инфраструктурасы объектларын су басу очраклары булган.

Кар сулары авылга юл астындагы торба аша ага. Бу юлы яңгырлар кинәт һәм күп яву сәбәпле, иртәдән үк су торбалардан агып китәргә өлгерми. Хәзерге вакытта әлеге проблема хәл ителгән инде. 

«Биш йорт подвалына су керде. Булышырга сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм кулы суздык», — диде Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов.

Авыллар гына түгел, Түбән Каманың да кайбер урамнарында көймә белән йөзеп йөрерлек иде. Тынычлык, Корабельная, Вокзальная урамнары әнә шундыйлардан. Әлеге мәсьәләгә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев аңлатма бирде. 

Аның сүзләренчә, Түбән Камада көн саен шәһәр буйлап йөрүче эшче төркем оештырылган. "Шәһәр буенча билгеле бер нокталар бар: Тынычлык проспекты, Вокзальная һәм Корабельная урамнары. Түбәнкамалылардан килгән барлык сорауларны оператив рәвештә хәл итәбез. Бүген бездә көч һәм акча җитәрлек",— диде ул.

Фото ntr-24.ru. сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев