Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Су мәсьәләсе

Корабельная урамындагы 14 нче йортта яшәүчеләр коммуналчылар белән көрәшә. Халык әйтүенчә, краннан кайнар су урынына бераз гына җылымса ага.

Асия Йосыпова кайнар суга тилмереп яши. Юыну түгел, савыт-саба да чайкатып булмый, ди хуҗабикә. Корабельная урамындагы 14 нче йортта яшәүче хатын-кыз идарәче компаниягә дә  мөрәҗәгать итеп карый, тик уңай нәтиҗәсе генә булмый. 

"Заявка бирдем. Белгечләр килделәр, суны үлчәделәр. 50 градус, диделәр. Подвалда задвижка алыштырасы бар, дип киттеләр", - ди Асия Йосыпова.

Кайнар су агарга тиешле краннан ни өчен җылымса су килә? Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан без “Жилье” идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Белгечләр әлеге мәсьәләне шушы көннәрдә хәл итәргә вәгъдә бирде. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев