Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сосновская авыл җирлеге активистлары өлешчә мобилизациягә эләккән ир-атларның гаиләләренә ярдәм итәләр.

Уртак көч белән. Өлешчә мобилизация Түбән Кама районы авылы халкын да урап узмады. Ирләре, улларына чакыру кәгазьләре килгән. Җирле активистлар хәрбиләрнең әниләренә, гаиләләренә ярдәм итәргә булалар.

Бу минем улымның фотографиясе. Көн дә шуңа карыйм.  Вася 2008 елда хезмәт итте, дип хатирәләре белән уртаклаша Василийның әнисе 

Фотографиядә Зинаида Зиминаның улына 20 яшь. 14 елдан соң, аңа янәдән солдат итегекияргә туры килгән. Ир-егет өлешчә мобилизациягә эләгә. Чакырмасалар, үз теләгем белән киткән булыр идем, дигән Василий әнисенә. 

Хәзер Василий Казанда. Улым читтә булгач, авыр, ди әни кеше. Гел ярдәм итеп торган: хуҗалык эшләрендә, әйбер алып кайтырга. Хәзер боларны активистлар башкара.

Активистлар  утын алып кайтканнар. Якын- тирә авыллардан барлыгы11 кеше  өлешчә мобилизациягә эләккән. 

Акча, азык-төлек, дарулар, киемнәр белән дә тәэмин итәләр икән. Авыл халкына шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәт, ветераннар советы вәкилләре, Сосновская авыл җирлеге башлыгы да  ярдәм итә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев