Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сораулары исәпкә алынды

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәр һәм район Башкарма комитетлары һәм төрле идарәләр җитәкчеләре һәм урынбасарлары гражданнарны кабул иттеләр. Теләгән һәр кеше борчыган сорауларын бирә, проблемаларын җиткерә алды. Любовь Илышева Корабельная урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр исеменнән килде. Биредә су һәм җылылык белән тәэмин итү...

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, шәһәр һәм район Башкарма комитетлары һәм төрле идарәләр җитәкчеләре һәм урынбасарлары гражданнарны кабул иттеләр. Теләгән һәр кеше борчыган сорауларын бирә, проблемаларын җиткерә алды.
Любовь Илышева Корабельная урамындагы 27нче йортта яшәүчеләр исеменнән килде. Биредә су һәм җылылык белән тәэмин итү авыр бара. Күп кенә җитешсезлекләр бар. Бу мәсьәлә шунда ук торак идарәче компаниясе директорына җиткерелде. Димәк, тиздән нәтиҗәсе булыр, дип ышанырга була.
Ә менә Әлфия Пиминовага көтәргә туры киләчәк. Ул 29нчы мәктәп укучыларының ата-аналары исеменнән килде.
- Безнең мәктәп - шәһәрдә иң зурысы. Биредә 1800 бала белем ала. Әмма бинаның хәле яхшылардан түгел: түбәсеннән су ага, бетоннан ясалган койма ишелә, - ди ата-аналар комитеты рәисе.
Әлеге мәсьәлә турында югарыдагылар белә. Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов чиновникларның капиталь ремонтка акча эзләячәкләрен вәгъдә итте.
Күп кеше сорауларын шәһәр мэры Айдар Метшинга бирергә теләде. Мәсәлән, Биклән урманчылыгында яшәүчеләр балаларга мәктәпкә йөрергә автобус сорадылар. Башлык барлык сорауларны карарга, хәл итү юлларын табарга вәгъдә итте.
Гражданнарны шәхси кабул итү шулай ук Түбән Кама районының 15 авыл җирлегендә, Кама Аланында оештырылды.
Кешеләр торак мәсьәләләрен хәл итүдә, эшкә урнашуда, җирне рәсмиләштерүдә, җәмәгать оешмаларына һәм хәйрия фондларына булышуда ярдәм итүне сорадылар.
Гомумроссия кабул итү көне бишенче ел рәттән уздырыла. Түбән Кама җитәкчеләре быел 75 кешене кабул иттеләр.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев