Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

“Сөенеч” балалар курчак театры мәктәп укучылары өчен татарча спектакль куя

“Бүре белән Куян” спектакле кечкенәләрне дуслыкка өйрәтә. “Апуш” китапханәсендә башланган театр атналыгы кысаларныда, спектакльне 36 нчы мәктәп укучыларына күрсәттеләр.

16 яшьлек Аяз Ногъманов курчак театрына күптән түгел генә йөри башлый. Инсдустриаль техникумда укыса да, егеткә иҗат өлкәсендә кайнау ошый. Спектакльдә ул Бүре ролен башкара. 

"Үзем дә актер булып йөрим, курчакны тотып йөрим, гитарада уйныйм, җырлыйбыз биибез", - ди Аяз Ногъманов 

Спектакльнең сценарие буенча - куян урманда үзенең якыннарын югалта. Көтелмәгән хәл – ерткыч, куркыныч хайван Бүре аңа шул вакыт дуслык тәкъдим итә. Ике хайван шулай якынаеп китәләр.  “Сөенеч” театрын 5 ел элек Вәсилә Исмәгыйлева оештырып җибәрә. Аның белдерүенчә, Түбән Кама курчак театрларына кытлык кичерә. Төп максаты - балаларга шатлык өләшү, аларга яхшы тәрбия бирү. Спектакльләрнең сценарийларын да үзе яза, актерларны да таба, заказага курчаклар эшләтә. 

"Без күбрәк балалар бакчаларныда чыгыш ясыйбыз, мәктәпләргә йөрибез. Спектакльләребез күпчелек балалар өчен. Күбрәк рус телендә эшләгән булсак, бу спектакльне махсус татар телендә куйдык. Аны без "Шаян ТВ" каналында да күрсәттек", - ди "Сөенеч" бааллар курчак театры җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева 

“Бүре белән Куян дуслыгы” спектаклен бүген 36 нчы мәктәп укучыларына тәкъдим иттеләр. Театраль тамашадан соң, артистлар балаларга конкурслар да оештырды. “Сөнеч” курчак театры әлеге спектаклен, “Апуш” үзәк балалар китапханәсендә башланып киткән театр атналыгы кысаларында күрсәтә. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев