Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Сәләтле балалар

75 нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә физик мөмкинлекләре чикле балалар иҗаты фестивале узды. Сабыйлар җыр башкару, шигырь уку буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Балаларның сәләтләре әллә каян күренеп тора. Җырлыйлар, бииләр, сәнгатьле итеп шигырь укыйлар. Бу оста, тырыш, актив сабыйлар - “үзенчәлекле”. Сәламәтлекләрендә тайпылышлар бар, тик алар тормыш сынавы алдында югалып калмый. Яңадан-яңа җиңүләргә ирешә.

"Бәйрәм күңелле уза. Без бик шат", - ди фестивальдә катнашучылар. 

Физик мөмкинлекләре чикле балалар иҗаты фестивале ел саен үткәрелә. Анда барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре үз көчләрен сынап карый. Быел бәйгедә 150 сабый катнаша, шуларның 50се финалга чыга. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла.

"Алар бүгенге бәйрәмдә үзләрен барлык балалар кебек хис иттеләр. Матур җырладылар. Үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр", - ди 75 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айгөл Шәрифуллина.

Бәйрәмгә “Нефтехимик” хоккей клубы уенчылары да чакырыла. Спортчылар балаларга билетлар бүләк итә. Истәлеккә фотога төшә. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев