Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Россия Дәүләт думасы депутаты Айдар Метшин өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең балалары өчен чыршы бәйрәме оештырды

Кыш бабай, Кар кызы, Куян катнашындагы бәйрәмгә 60 бала чакырулы була. Алар өчен театральләштерелгән тамаша, осталык дәресләре оештырыла.

Малайлар һәм кызлар Дәүләт думасы депутаты белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар. Әтиләре өлешчә мобилизациягә эләккән балалар өчен Айдар Метшин сихри кышкы бәйрәм оештыра.

Бүген безне шундый матур бәйрәмгә чакырдылар. Айдар Раисович, бик зур рәхмәт сезгә шундый бәйрәм үткәргәнегез өчен. Без ике бала белән килдек монда, ди Фәния Гыйрфанова.

Матур чыршы тирәсенә 60 бала җыела. Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы, Куян гына түгел, ә танылган мультфильм геройлары да килә. Әкият персонажлары балалар белән җырлап, биеп кенә калмый ә кечкенәләргә аквагрим да ясыйлар.

Бүген безнең бик күңелле чара уза, мобилизациягә эләккән кешеләрнең балаларын чыршы бәйрәменә чакырдык. Бу чараны Айдар Рәис улы Метшин оештырды.  Кыш бабай белән Кар кызы да килде, ди территориаль иҗтимагый үзидарә советлары җитәкчесе
Әлфинә Сөнгәтуллина

Бәйрәмгә һәрбер чакырылган бала да килә алмый. Тик алар да бүләксез калмаячак, оештыручылар күчтәнәчләрне өйләренә барып тапшырачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев