Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

“Права”сы булмаса да...

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртү таныклыгы булмаган көе рульгә утырган бер ирне тотканнар. Менделеев урамында ГАИ инспекторлары тарафыннан туктатылган 30 яшьлек бу адәм, нәкъ бер ел элек, исерек хәлдә машина йөрткәне өчен, "права"сыннан мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, ул тагын рульгә утырган. Автомашинаны тикшергәндә, "багажник"тан Казахстанда җитештерелгән 7...

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртү таныклыгы булмаган көе рульгә утырган бер ирне тотканнар.
Менделеев урамында ГАИ инспекторлары тарафыннан туктатылган 30 яшьлек бу адәм, нәкъ бер ел элек, исерек хәлдә машина йөрткәне өчен, "права"сыннан мәхрүм ителгән булган. Шуңа да карамастан, ул тагын рульгә утырган.
Автомашинаны тикшергәндә, "багажник"тан Казахстанда җитештерелгән 7 шешә аракы табып алганнар. Машина хуҗасының сүзләренә караганда, ул аны үзе куллану өчен алган.
Хәлгә ачыклык кертү өчен, машина йөртүчене эчке эшләр бүлегенә китергәннәр. Страховой полисы да булмаганлыктан, дәүләт номерын алып, автомобилен махсус стоянкага урнаштырганнар.
Әлеге ир бер төн административ тәртип бозучылар камерасында үткәргәч, 3 мартта аңа суд булган һәм ул 100 сәгатьлек төзәтү эшләренә хөкем ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев