Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләргә янәдән ярдәм кирәк

Бу - мичләр, генераторлар, кышкы киемнәр һәм аяк киемнәре.

Ә без гуманитар ярдәмне алып баручылар, хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алабыз, ди Ростислав атакай. Түбән Каманың дин вәкилләре өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр янына инде берничә тапкыр барып кайталар. 

Безнең мобилизованныйлар белән күрештек. Алар белән бар да яхшы, кирәк-яраклары бар, ди Кама Аланы мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Яруллин.

Түбән Камада олы йөрәкле кешеләр яшәве турында, Россиянең күп хәрбие белә, ди дин вәкилләре. Мисал өчен мичләрне үз куллары белән җыялар. Эретеп ябыштыру эшен белгән шәһәрдәшләр аларны чиркәү территориясендә үк төзәтә икән. Барган саен хәрбиләр аларга рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләргә тагын безнең ярдәм кирәк. Махсус хәрби зонадагы ир-егетләр генераторлар, җылы киемнәр, кышкы аяк киемнәренә мохтаҗ. Түбән Каманың дин вәкилләре Луганск өлкәсенә 22 нче декабрьдә барырга ниятли. Изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр, әйберләрне Түбән Кама чиркәве һәм мәчетләренә алып килә алалар.

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев