Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

НТР медиахолдингы “Кыш бабай бул!” акциясен башлап җибәрә

15 ел тарихы булган проект хөрмәтле тамашачылар ярдәме белән тормышка ашырыла. Максатыбыз - авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ялгыз өлкәннәргә яңа ел могҗизасын бүләк итү.

Уенчыклар, китаплар, иҗат өчен кирәк-яраклар. НТР хезмәткәрләре кибеткә бүләкләр сайларга килә. Тылсымчылар ролендә - милли бүлек. Бездән - күчтәнәчләр һәм матур теләкләр. 

"Барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйсы килә. Исән-сау булсыннар. Барлык хыяллары чынга ашсын", - ди “НТР-24" медиахолдингының милли бүлеге мөхәррире Гөлия Нигъмәтуллинна.

НТР медиа-холдингы “Кыш бабай бул!” акциясен башлап җибәрә. 15 ел тарихы булган проект хөрмәтле тамашачылар ярдәме белән тормышка ашырыла. Максатыбыз - авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ялгыз өлкәннәргә яңа ел могҗизасын бүләк итү. 

Яңа ел алдынннан безнең тылсымчы җыелган бүләкләрне мохтаҗ булган шәһәрдәшләргә таратачак. Исемлектә - “Веста” һәм “Балкыш” үзәкләре, балалар йорты, ялгыз өлкәннәр, шулай ук өлешчә мобилизация буенча чакырылган солдатларның туганнары. Сезнең ярдәмегез белән барысына да чын могҗиза һәм тылсым бүләк итә алачакбыз. Нык ышансаң, теләкләр тормышка аша, диләр бит!

Беренче бүләкләр НТРның чыршы төбендә үз урынын алды. Әгәр сез дә әлеге акциядә катнашырга теләсәгез. Рәхим итегез. Безнең адрес: Химиклар проспектындагы 64А йорты. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев