Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яман күршеләре тынычлап яшәргә ирек бирми

Ир-ат көн саен тыелган матдәләр кайнату белән шөгыльләнә икән. Нәтиҗәдә әфьюннан чыккан ис бөтен подъездга тарала, күзләргә керә, дип зарлана йортта яшәүчеләр. Наркопритон турныда хокук саклау органнарына да мөрәҗәгать иткәннәр.

Зөлфия Шурикова яман күршесеннән зарлана. 10 ел дәвамында хатын-кыз әфьюн кулланучы ир-ат белән янәшә яши. Начар юлга баскан күршесе көненә берничә тапкыр фатирында әлеге матдәне әзерли икән. Безнең төшерү төркеме ир-ат яшәгән фатирга әләгә ала. Ишекне ир-егетнең әнисе ача. Ул улын 10 тәүлеккә тоткарлаулары турныда сөйләде. Фатирда чиста булса да, ацетон исе бусагадан ук сизелә.

Мин өйдә булмаганда пешерә ул аны. Көн саен тъгел, аның өчен бит күп акча кирәк, ди ир-атның анасы 

Хатын-кыз улының начар юлга басканын һәм фатирда әфьюн кайнатканын яшерми. Закон буенча, наркотик матдәләрне кайнату тыелган. Полиция хезмәткәрләре ир-атны кырын эш башкарганда тота алмыйлар, чөнки аларга ишек ачучы юк. Бүген күршеләр чираттагы тапкыр гариза язганнар. Ярдәм булыр дип ышаналар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев