Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Милли матбугатта — кырык ел

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, "Туган як" газетасының баш редакторы Виктор Борисович ШАДРИНга - 60 яшь! Әтнә якларында туып-үсеп, үсмерлек чоры һәм яшьлек еллары Балтачта үткән Виктор Шадринның татар матбугатындагы хезмәт юлы да Балтач районының "Хезмәт" газетасында башлана. Рус мәктәбендә белем алган егет стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә ике ел армия...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте филиалы директоры, "Туган як" газетасының баш редакторы Виктор Борисович ШАДРИНга - 60 яшь!
Әтнә якларында туып-үсеп, үсмерлек чоры һәм яшьлек еллары Балтачта үткән Виктор Шадринның татар матбугатындагы хезмәт юлы да Балтач районының "Хезмәт" газетасында башлана. Рус мәктәбендә белем алган егет стратегик максаттагы ракета гаскәрләрендә ике ел армия хезмәте үткәннән соң татар газетасы редакциясенә эшкә килә. Корреспондент булып урнашкан егетнең тырышлыгын күреп, бик тиз арада җаваплы секретарь вазифасын йөклиләр. Аның үткен мәкаләләрен ул елларда республика газеталары да бик теләп бастыралар. 1983 ел башында аны Түбән Камага, дубляж татар газетасына редактор урынбасары итеп чакыралар. Эшләвенең беренче елларында ук ул тәрҗемә газетасы буларак чыгып килүче "Ленин нурлары"ның эчтәлеген яхшырту юлы белән тиражын ике мәртәбә арттыруга ирешеп, мөстәкыйль "Туган як" газетасын чыгара башлауга җирлек әзерли.
Гомеренең кырык елга якынын милли матбугатны үстерүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Шадрин шушы чорда Татарстан Премьер-министрының, Дәүләт Советы рәисенең, республика мәдәният министрының Рәхмәт хатларына, күпсанлы Мактау кәгазьләренә, Казанның 1000 еллыгы медаленә һ.б. лаек булды.
"Туган як"ны халкыбызының үз газетасы итү өчен бик күп көч куйган Виктор Шадринны әле Түбән Кама һәм республика халкы милли бәйрәмебез Сабантуйлардагы татарча көрәш һ.б. спорт ярышларын татар һәм рус телләрендә бер дәрәҗәдә оста алып баручы комментатор буларак та белә, хөрмәт итә. Ул -Түбән Каманың милли спорт көрәше федерациясе советы әгъзасы. Сүз уңаеннан, аның "Түбән Кама көрәшчеләре" китабы - әлегә Түбән Камада спорт тарихына багышланган бердәнбер китап.
Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек президиумы һәм, шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының телләр комиссиясе әгъзасы буларак та, татар телен куллану даирәсен арттыруга үзеннән лаеклы өлеш кертә.
Җитәкчебезне олы юбилее уңаеннан бар коллективыбыз исеменнән котлыйбыз. Аңа корычтай ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Виктор Борисовичка әле бик күп еллар "Туган як"ның алыштыргысыз баш редакторы булып эшләргә, милли матбугат аша халкыбызга намус белән хезмәт итәргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев