Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Маскировка челтәрләрен үрү өчен ярдәм кирәк

Хәрбиләргә ярдәм итү пункты Студентлар урамындагы 13 нче йортта урнашкан.

Түбәнкамалыларны маскировка челтәрләрен үрүдә катнашырга чакыралар. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәк. Аның ярдәмендә пилотсыз камералардан, разведка системаларыннан яшеренергә мөмкин. Бу эшкә теләге булган һәркем кушыла ала: укучылардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр.

Берәү тукыманы тар кисәкләргә бүлә. Икенчесе — аны махсус җиһазлардырылган урында үреп бара. Менә шундый зурлыктагы маскировка челтәрен әзерләү өчен ике көн кирәк, ди волонтёрлар.

Венера Галиева хәрбиләргә ярдәм итү пунктына өченче аен йөри. Шул вакыт эчендә йөзгә якын маскировка челтәрләрен үргәннәр. Кешеләр күбрәк булса, эш тә тизрәк барыр иде, ди активист.

Эш рәтен белмәүчеләргә — барысын өйрәтәбез, ди волонтерлар. Иң мөһиме — теләк кенә кирәк. Биредә финанс ярдәмнән дә баш тартмыйлар. Акчалар кирәкле материал, тукыма сатып алуга тотылачак. Маскировка челтәрләрен гуманитар йөк белән җибәрәчәкләр. Еш кына ялга кайткан солдатларга да тапшыралар икән. Хәрбиләргә ярдәм итү пункты Студентлар урамындагы 13 нче йортта урнашкан. Үзәк — ялларсыз эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев