Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кызыл Чапчакны су баскан

Сарайлары, мунчалары, хәтта өйләрендәге базлары су белән тула. Кызыл Чапчак авылындагы язгы ташу менә шундый нәтиҗәләргә китерә. Кар сулары урамнар буйлап ага, бакчаларга, ишегалларына, теплицаларга тула. Авыр хәлдә калучылар су белән ничек көрәшә һәм авыл җирлеге идарәсе аларга ярдәм итәчәкме?

"Ничә еллар инде мондый су күргән юк иде, менә быел нәрсә булгандыр инде, бөтен дөньяны су басты, менә базда су бугазыннан ары", - ди Кызыл Чапчак авылында яшәүче Зөбәрҗәт Нургалиева 

Зөбәрҗәт Нургалиеваның ашыйсы һәм утыртасы капчык-капчык бәрәңгесе су эчендә кала. Хәзер ул насос ярдәмендә суны суырта, аны ишегалдына агыза. Бәрәңгеләрне киптерәсе, аннары җәй буе базны җилләтеп торасы булачак, ди хатын-кыз. Ишегалдында да бер коры урын калмый. Су мунча, сарайларга кадәр тула. Әле ярый маллар тотмыйбыз, аларны кайда куяр идек ди Зөбәрҗәт Нургалиева. Шунсы кызганыч, су кергән йортларына, гаилә быел гына күчкән булган. 

"Бөтен җирдә су, ике яктан да су килә, өстәвенә юл аркылы торба чыккан бу якка. Зират ягыннан тагы шундый ук торба чыккан, авылга керә ул су. Хәзер күпме торыр инде ул, бәрәңгеләрне кайчан утыртырбыз, бакча кайчан җилләр", ди Кызыл Чапчак авылында яшәүче Зөбәрҗәт Нургалиева

Кар сулары 7 йортка зыян салган. Авыл халкы, проблеманың сәбәбен менә шушы торбадан күрә. Шуның аркылы бөтен су йортларга таба ага икән. һава торышының кисәк җылытуы, яңгырлар явуы хәлне кискенәйтә генә. 

"Гариза язучыларга без инде ярдәм итәбез. Башта килгән зыянның күләмен саныйбыз, күпме бәрәңге су астында калганын... Район бюджетыннан түлиячәкбез инде", - ди Кызыл Чапчак авыл җирелеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов

Кызыл Чапчак авыл башлыгы белдерүенчә, кар сулары агудан туктагач, махсус техника чакыртып суны суыртуга керешчәкләр. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X