Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Квитанцияләрдәге зур саннар

Кама Аланы бистәсендә яшәүчеләр квитанцияләрдәге суммаларның зур булуына зарланалар.

Җылылык өчен генә 3 мең ярым сум. Кама Аланы бистәсендә яшәүче Лиана Шишканова ноябрь ае өчен килгән квитанция бәясе турында шаккатып сөйли. Гаиләгә 7 мең ярым су акча түләргә кирәк булачак. Тик бу әле иң зур сумма түгел, башкаларга 8, 9 хәтта 13 мең ярымга кадәр исәпләгәннәр. 

Ноябрь аенда безнең фатирдагы батарейлар җылымса иде. Ә бәяне иң салкын ай сыман өчен исәпләгәннәр. Иң көчле салкыннарда да безгә 7 мең сум килә иде, хәзер хәтта 9 мең түләүчеләр дә бар, ди Кама Аланында яшәүче.

Үзләренең зарлары белән Кама Аланында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә бүлешәләр. 

 “Мой дом Камские Поляны” идарәче компания вәкилләре мәсьәләгә ачыклык керттеләр. Ачыкланганча, белгечләр 39 көн өчен исәпләү ясаганнар. Гомүмйорт исәпләү приборлары күрсәткечләрен узган айның 21 нче саныннан алып, хәзерге айның 20 сенә кадәр алабыз. 1 нче декабрьдә җыллык өчен тарифлар артуны күздә тотып, без җылылык өчен күрсәткечләрне 28 нче ноябрьгә кадәр алдык. Шулай итеп квитанцияләрдәге суммалар 39 көн өчен язылган, ди "Мой дом Камские Поляны" идарәче компания директоры урынабасары.

Шунсы гына аңлашылмый, ни өчен идарәче компания вәкилләре әлеге карарлары турында кешеләргә алдан хәбәр итмәгәннәр. Бу очракта алар шикаятьләр санын киметә алган булырлар иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев