Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Куркынычсызлык таләпләре үтәлми

Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган коточкыч фаҗигадән соң эзләү-коткару эшләре туктатылган инде. Әлеге афәт нәтиҗәсендә, 64 кеше һәлак булган, шуларның 41е - балалар. Шул вакыйгадан соң, Түбән Камада прокуратура һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрен тикшерә башлады. Алар сигнализация эшенә, эвакуация ишекләренең ачык булуына, хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсенә,...

Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган коточкыч фаҗигадән соң эзләү-коткару эшләре туктатылган инде. Әлеге афәт нәтиҗәсендә, 64 кеше һәлак булган, шуларның 41е - балалар.
Шул вакыйгадан соң, Түбән Камада прокуратура һәм янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сәүдә үзәкләрен тикшерә башлады. Алар сигнализация эшенә, эвакуация ишекләренең ачык булуына, хезмәткәрләрнең әзерлек дәрәҗәсенә, ут сүндергечләрен куллана белүләренә игътибар итә.
Шундый үзәкләрнең берсе - «Сити Молл». Биредә көн саен йөзләрчә кеше була. Тикшерү дүртенче катта урнашкан кино залларыннан башланды. Янгын щиты бикле. Ут чыккан очракта, эвакуация юлын күрсәтүче билгеләр урнаштырылган. Аннары янгын тревогасы сигналын сынап карадылар. Әмма ул ишетелмәгән урыннар да булды. Кино караучылар, гомумән, берни ишетмәде һәм сизмәде.
Балалар өчен уен бүлмәсе өченче катта урнашкан. Прокурор ярдәмчесе Рамил Шәрипов әйтүенчә, барлык уен бүлмәләре беренче катта булырга тиеш. Әмма сәүдә үзәкләре хуҗалары алай дип санамый. Беренче катны зуррак кибетләргә арендага бирү отышлырак, күрәмсең.
Кемероводагы фаҗига кабатланмасын өчен, НТР Интернетта «Бикләнгән» дигән акция оештырды. Анда түбәнкамалылар янгын куркынычсызлыгын бозган фактлар турында фото һәм видео урнаштыра ала. Беренче сигнал «Кванториум» турында булды.
Әлеге бина ике ел элек ачылды. Заманча, югары технологияле җиһазлары булган өстәмә белем йортында 700дән артык бала шөгыльләнә. Бу бинада янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми дигән хәбәрне үзебез барып тикшерергә булдык. Үзәк җитәкчелеге гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген күрсәтергә әзер, әмма берничә көннән соң гына. Эвакуация планы, өстәмә чыгу юлларын күрсәтүче билгеләр бар, янгын сүндергечләр - күренә торган урында. Балалар шөгыльләнүче бүлмәләр, керү, запас чыгу ишекләре магнит йозакларга бикләнә. «Кванториум» директоры Марина Кирпичонок аңлатуынча, электр уты сүнгән очракта, барлык ишекләр автомат рәвештә ачыла. Әмма электр утын сүндереп, йозакларның ничек ачылганын күрсәтүдән, «хәзерге вакытта дәрес бара» дип, баш тарттылар. Кемероводагы сәүдә үзәгенең кино залларында да шундый ук йозаклар булганы билгеле. Янгын вакытында алар ачылмаган. «Кванториум»да йозак ачылган очракта да, запас чыгу юлы буенча төшеп, урамга чыга алмадык: тимер ишек бикләнгән, ачкычы - вахтада.
Алты катлы «Олимп» сәүдә үзәгендә бишенче катта балалар өчен батут үзәге урнашкан. Фаразлар буенча, Кемеровода янгын шундый урында чыккан.
- Күптән түгел бирегә балаларым белән килгән идем. Запас чыгу ишеген күрмәдем. Тәрәзәләре дә юк, - дип зарланды түбәнкамалы Любовь Абрамова.
Ишек бар, әмма ул бикле. Ачкычы үзәк хезмәткәрләрендә икән. Янгын сүндерү гидранты да бикле. Уен бүлмәсендә генә түгел, сәүдә үзәгенең үзендә дә эвакуация планы юк! Һәр катта янгын сүндергечләр бар, алар янгын щитогында урнашкан, ачкычы шунда ук.
Янгын чыккан очракта, запас чыгу ишекләрен ачар өчен дежур администраторны көтәргә туры киләчәк. Шундый җитешсезлекләр булу сәбәпле, әлеге сәүдә үзәгенә килүчеләрнең гомерләренә куркыныч яный. Дөрес, ике көннән булган рәсми тикшерү вакытында хәлләр бераз үзгәргән: запас ишекләр ачык, эвакуация планы бар, гидрантлар урнашкан щитлар бикләнмәгән. Әмма сигнализация тавышы балалар уен бүлмәсендә барыбер ишетелми. Кибетләрдә урнаштырылган төтен күрсәткечләренең хәтта капкачлары да алынмаган. Димәк, алар эшләмәячәк.
Кеше гомерен куркыныч астына куюда кем гаепле: таләпләрнең үтәлмәвен күреп тә, бу үзәкне кабул итүчеләрме, әллә табыш артыннан куучы хуҗалармы? Һәркем эшенә җаваплы карасын өчен тагын ничә фаҗига булырга тиеш икән?
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: «Олимп» сәүдә үзәгендәге тикшерү барышы.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев