Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Күркәм үзгәрешләр дәвам итә

Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе елдан ел үзгәрә, матурлана.

Бистәдә яшәүчеләр өчен төп ял итү урыннарының берсе булган экопаркны төзү эшләре дәвам итә. Исегездә булса, анда узган ел шактый эшләр башкарылды: ясалма сулык булдырылды, кафе төзелде, балалар мәйданчыгы ясалды. Паркта яшел үлән чәчелде, тротуарлар буйлап 150 чыр­шы утыртылды. Балалар өчен төзелгән ре­льеф һәм мини-скалодром кебек уен ком­плексында нәниләрнең чыр-чуы, шатлыклы көлгән тавышлары тынып тормый.

Быел экопаркны кече архитектура форма­лары белән бизәү эшләре бара. Шуларның берсе – гаилә учагы җылысын саклаучы һәм кунакчыллык билгесе булып саналган зур, матур самавыр. Әле тагын үзгәрешләр көтелә. Тик анысы әлегә сер итеп тоты­ла. Бистәдә яшәүчеләрнең кайберләре бу урында батут яки балалар өчен мана­ра булыр дип фаразласа, икенчеләре – ял итәр өчен чатыр урын алачак дип уйлый. Озакламый безгә аны үз күзләребез белән күрергә насыйп булыр.

Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев