Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Кибет кассасыннан 10 мең сум акча урлаган, сатучыга хөҗүм иткән

Күңелсез хәл шәһәрнең тәүлек әйләнәсендә эшли торган кибетләренең берсендә була.

Сатучы сөйләгән сүзләр, куркыныч фильмнар сюжетын хәтерләтә. Әлеге хәлләр Маргарита Багашеваның хезмәттәше белән була. Төнлә, кибеттәге сатучыга җинаятче хөҗүм итә.  

Хезмәттәшем миңа иртәнге биштә шалтыратты, мин шунда ук кибеткә килдем, ашыгыч ярдәм машинасы, полиция хезмәткәрләре инде монда иде, ди сатучы. 

39 яшьлек хатын-кызга 18 яшьлек егет хөҗүм иткән. Кырын эш башкаручы исерек хәлдә булган. Сатучыга карата җенси характердагы гамәлләр дә кылырга теләгән. Бәхеткә, хатын-кыз җинаятче кочагыннан урамга йөгереп чыга ала. Тик егет аны куып тотып буа башлый. Җинаятчене узып баручылар гына куркыта. Сатучыга хөҗүм иткән 18 яшьлек егетне кайнар эзләре буенча тоталар. Хәзер ул рәшәткә артында. Әйтергә кирәк, моңа кадәр ул әлеге кибеттә еш булган. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев