Хәлләр кискенләшә: вакцина ясату – мәҗбүри
11 октябрьдән Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.
Карар
Татарстан буенча «Роспотребнадзор» идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган. Кискен чаралар кертелү Татарстанда Covid-19 белән авыручылар санының соңгы вакытта нык артуына бәйле.
Республикада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт оешмалары һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш. Бу шулай ук чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь оешмалары хезмәткәрләренә дә кагыла.
Моннан тыш, мәҗбүри вакцинация музей, кино, концерт һәм күргәзмә заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервис, илтеп бирү хезмәтләре хезмәткәрләренә, урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортларының читтә практика узучы студентларына кагыла. 6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләрне икенче компонент белән вакцинацияләүне тәэмин итәргә тиеш.
9 ноябрьдән – вакцина-цияләүнең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр, 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вак-цинаның икенче компонен-тын алмаганнар эштән азат ителә.
Карар вакцинацияләргә ярамавы хакында документлар белән рәсмиләштерелгән кешеләргә кагылмый.
Соңгы ярты елда Covid-19 белән авыручыларны исәпкә алып, коллективларда вакцина ясатучылар барлык хезмәткәрләрнең 80 процен-тыннан да ким булмаска тиеш.
Бездә хәл ничегрәк?
Хәзерге вакытта Түбән Камада 89 меңнән артык кеше вакцина ясаткан. Хастаханәдә 700 урынга исәпләнгән гомуми урыннар фондының 400е госпитальгә бүлеп бирелгән.
Килеп туган хәлнең ника-дәр киеренке икәнен күреп торсалар да, кайберәүләр бу яңа чикләүләргә кабат үзләренең тискәре фикерләрен белдерә башладылар. Имеш, тынычлап яшәргә дә бирмиләр; хәзер генә түгел, баштан да чирләүчеләр шулай күп иде, ул вакытта нишләп бер чара да күрмәделәр; әле күптән түгел генә сайлаулар гөрләп узды, хәл алай куркыныч булгач, сай-лауларны уздырмыйча торырга иде, диләр.
Ләкин күпчелек кешеләр, хәлнең никадәр җитди икәнен аңлап һәм, әлбәттә, үзләренең сәламәтлекләрен дә кайгыртып, кичекмәстән прививка ясатырга ашык-ты. Бәлки шуңадыр, мәҗбүри вакцинация турындагы карар игълан ителүгә үк, прививка ясау пунктларында, чын мәгънәсендә, ыгы-зыгы туды. Тиз арада зур чи-ратлар хасил булды. Шушы көнгәчә, күпме чакыруларга, эш урыннарында даими агитация алып барылуга, вакцинация ясатырга кирәклеге турында табибларның өндәүләренә игътибар да ит-мәгән кешеләр, әйтерсең лә, йокыларыннан дәррәү уянгандай булдылар. Вакци-на ясаучы шәфкать туташларының болай да киеренке эшләре, тагын да артты. Бүгенге көндә, барлык ме-дицина учреждениеләре һәм табиблар көчәйтелгән режимда эшлиләр. Алла аларга сабырлык бирсен!
Шул ук вакытта шәһәр хакимияте, мәҗбүри вакци-нацияләүгә кагылышлы мәсьәләне катгый үз күзәтчелегенә алды. Шушы көн-нәрдә коронавирус буенча муниципаль оператив штаб утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын баш-каручы Рамил Муллин, мэр урынбасары Марина Камелина, «Роспотребнадзор»ның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиатуллин, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, үзәк хастаханә баш табибы Марс Мостафин һ.б. катнашты.
«Бөтен көчебезне корона-вирус пандемиясенә каршы көрәшкә юнәлтергә тиешбез, – диде Рамил Муллин, хәлнең җитдилегенә басым ясап. – Моның өчен хәзер халыкны дәвалау һәм вакциналаштыру эшен дөрес итеп оештырырга кирәк».
Вакцинаны кайда ясатырга?
13 октябрьдән Түбән Камада өстәмә прививка пунктлары ачылды. Исегезгә төшерәбез: күчмә бригадалар «Спутник V» вакцинасы белән генә прививка ясасалар, поликлиникаларда илебездә җитештерелгән барлык дүрт вакцина да бар. «Спутник Лайт» белән алты ай элек чирләгән һәм кабат прививка ясатырга (ревакцинация) теләгән пациентлар вакциналаштырыла. «ЭпиВакКорона» һәм «Кови-Вак» белән алдан язылу буенча вакциналаштыралар.
122 номер буенча һәм дәүләт хезмәтләре сайтында язылырга мөмкин.
Шулай ук дәвалау учреждениеләрендә йөкле хатын-кызларны вакцинацияләү оештырылган – булачак әниләр «Профмедицина» медицина үзәгенә яки «Чул-пан-медицина» ҖЧҖнә беркетелгән очракта да, күптармаклы район үзәк хастаханәләренә килергә мөмкин. Шунысын да ис-кәртергә кирәк: хатын-кызлар, үзләрен һәм сабыйларын саклау өчен, йөклелекнең 22 нче атнасыннан башлап прививка ясата ала, юкса коронавирус булачак ана-
ның организмын тиз зарарларга һәм аның хәле авыраерга мөмкин.
Йөкле хатын-кызлар өчен кабинетларның эш графигы түбәндәгечә:
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе-нең 1 нче сырхауханәсендә (Менделеев ур., 46), 204а каб.; 2 нче сырхауханәсе (Төзүчеләр проспекты, 10д), 102 каб.; Эш көннәрендә – 7.30-18.30, ял көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә эшли.
Шулай ук Промзона һәм район сырхауханәләрендә вакцинация ясау дәвам итә: СОГАЗ «Профмедицина»: промзона поликлиникасында көн саен – 7.30-14.00 сәгатьтә; Мәктәп бульвары участогында – 12.00-14.30 сәгатьтә.
«Чулпан-медицина» ҖЧҖ сырхауханәсендә көн саен 12.00-15.00 сәгатьтә.
Кама Аланы район хастаханәсе: эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьтә – прививка ясау кабинетында, 17.00-22.00 сәгатьтә – кичектергесез ярдәм кабинетында, ял көннәрендә – 8.00-22.00 сәгатьтә ашыгыч ярдәм кабинетында вакцина ясатырга мөмкин.
Кама Аланы базарында: чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә – 8.00-12.00 сәгатьтә; «Чулман Су» кино-театрында: чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 13.00-17.00 сәгатьтә; Боз сарае территориясендәге ярминкәдә: шимбә көнне 8.00-13.00 сәгатьтә; Ширәмәт участок хастаханә-сендә: эш көннәрендә 8.00-16.00 сәгатьтә вакцина ясатырга була.
QR-кодны ничек алырга?
Кешенең вакцина ясатканлыгын раслаучы документ – QR-коды (куар код) булган сертификат. Ягъни, сәүдә үзәкләрендә һ.б. җәмәгать урыннарында тикшерүләр вакытында, кеше шушы документны күрсәтеп, үзенең прививка ясаганлыгын дәлилләргә тиеш.
Бу документны күп функцияле үзәкләрдә (КФҮ) яки «Дәүләт хезмәтләре»нең бердәм порталында ясатырга мөмкин. «Дәүләт хезмәтләре»нең бердәм порталында QR-кодлы сертификатка керү өчен (аны күчереп алырга яки бастырып чыгарырга), порталда «Шәхси кабинет»ың һәм ЕСИА да «подтвержденная» статусы белән хисап язмасы булырга тиеш.
ЕСИАда үз хисап язмагызны, КФҮнең кабул итү офисына килмичә, "онлайн" режимында да расларга мөмкин! Мондый мөмкинлек мобиль банк тоташтырылган барлык кешеләргә дә ачык.
КФҮкә килгән очракта, ЕСИА хисап язмасын раслау өчен, үзегез белән паспорт, СНИЛС номеры һәм кесә телефоны булырга тиеш.
Әлбәттә, яшьләр белән хәл гади: алар электрон чаралар белән җиңел эш итә һәм КФҮкә бармыйча гына QR-кодлы сертификат алу аларга берни дә тормый. Ә менә өлкәннәргә кыенрак. Һәм, әлбәттә, алар ярдәм сорап, йә балаларына, яшь кешеләргә мөрәҗәгать итәләр. Андый мөмкинлеклә-ре дә булмаганнар КФҮкә барырга мәҗбүр. Шуңа күрә, мәҗбүри вакцинация турында карар чыгуга ук, КФҮдә зур чиратлар барлыкка килде. Түбәнкамалыларга QR-код алуны җиңелләштерү һәм күп функцияле үзәккә йөкләнешне киметү максатында, хәзерге вакытта 16 китапханәдә QR-кодның күчермәсен принтерда бушлай бастыру мөм-кинлеге тудырылды. Ул китапханәләрнең исемлеген урнаштырабыз: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 30,
37, 38, 45, 47, 48, 49 нчы китапханәләр, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә һәм Балалар үзәк китапханәсе...
«Роспотребнадзор»ның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина, чит кешенең QR-кодын куллану РФ Җинаять Ко-дексының 327 маддәсе (ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше) буенча җаваплылыкка тартылачагы турында белдергән.
Хокук бозучы сиксән мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә, йә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә ике елга кадәр төзәтү эшләре, йә алты айга кадәр кулга алу белән җәзалана.
Фото e-nkama.ruсайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев