Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Каенлы авылы зиратын су баскан

Хәзер кайбер каберләр янына озын резин итекләр кимичә якын да килеп булмый. Бер атна элек алар су эчендә үк калган булган. Мәрхүмнәрнең җирләнгән урыннарын карарга килүчеләрне бу хәл борчуга сала.

"Болай итеп җир асларына кереп яткач су астында ятырысың дип уйламаган идем авырдыр инде бик авырдыр сиңа, миңа да бик авыр әнием", - ди Юлия Чугунова 

Юлия Чугунова 10 ай элек мәрхүм булган әнисенең каберенә килә. Анда чәчәкләр утыртыр, җыештырыр өчен ул кар эрегәнен көтә. Тик яз җитү белән кабер урынын су баса. Узган атнаны хатын-кыз анда хәтта керә дә алмаган. Хатын-кызның әнисе гомере буе Каенлыда яшәгән. Шуңа да аны авылда җирләгәннәр. Тик менә әлеге урынны гына су баскан. Янәшәдә буш җирләр әле күп. Димәк киләчәктә алар да ел саен су астында калачак дип борчыла хатын-кыз. 

"Минемчә монда җир кертергә кирәктер, менә ул күренеп тора бит чокыр шикелле урын. Шуңа да җир кертеп тигезләргә кирәк. Тора бара шушы үлемтек сулары өскә күтәрелеп чыгып экологиягә зыян китерергә мөмкин", - ди Юлия Чугунова

Каенлы авылы зираты өчен Флүр абый Фәрхетдинов җаваплы. Ир-ат белдерүенчә, мондый хәл беренче тапкыр килеп чыга. Сәбәбен –  март аеның җылы булуында күрә. 

"Быел яз иртә дә килде яңгырлар да вакытында булды, җылытты да яңгыр да яуды. Мондый хәл буганнан соң, бу җиргә бөтенләй күмәсскә кирәк", - ди Каенлы авылы зираты өчен җаваплы Флүр Фөрхетдинов 

Зират өчен җаваплы белдерүенчә, берничә көннән соң, җир кибәргә тиеш. Киләчәктә су баскан урыннарда кешеләрне күммәячәкләр. Ә Юлия Чугунова исә, күл барлыкка килә торган урынга туфрак кертүләрен таләп итеп башка органнарга мөрәҗәгать итергә җыена. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев