Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Җирле шагыйрә Мөнҗия Хәлимова китап сөючеләргә үзенең беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте

“Күңелгә сагыш тулса” басмасы белән таныштыру кичәсе Үзәк китапханәдә узды. Шигырьләрендә хатын-кыз туган җир, туган авыл, әткәй-әнкәй, мәхәббәт, балалар темаларын яктырта.

Туган җире – Сарман якларын Мөнҗия Хәлимова шигырьләрендә еш искә ала. Кулына каләм алу да аның шунда узган балачагыннан башлана. Мәктәптә укыганда ук кыз бала дуслары, авылы, мәхәббәт турында дүртюллыклар язырга ярата. 

Кечкенә чагында мин шигырьләрне Муса Җәлил, Габдулла Тукай гына яза, шулар гына китап чыгара ала дип уйлый идем. Тормыш итеп, балалар үстергәч кечкенә чагымда язган шигырьләрем килеп чыкты. Мин аларны барлау белән мавыга башладым, ди Мөнҗия Хәлимова 

Түбән Камага Мөнҗия Хәлимова нефть-химия техникумына укырга дип килә. һөнәре буенча эшли башлый. Тик икенче улын тапкач, балалар бакчасына урын кирәк булып шунда эшкә керә һәм шунда  кала. 

Менә шунсы бик яхшы булды миңа Флүр абый Гайнемөхәммәтов әллә син шигырьләр язасың? дип сорады. Шуның киңәше белән мин “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә барып кердем, анда минем шигырьләремне карадылар һәм әйттеләр  – өмет бар!

Безнең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенә ташкын булып бер төркем каләм әһелләре килеп керде. Шуларның берсе Мөнҗия Хәлимова. Аның үзенчәлекле ягы ул үзе иҗат иткән шигырьләргә көй яза, гарумнда уйнап башкара. Мондый язучылар Республикада да бик аз, ди "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина

Гомер буе язган шигырьләрен хатын-кыз китап итеп бастырырга була. Җыентыгын “Күңелгә сагыш тулса” дип атый. Иҗат җимешләре тормышының төрле чорларында язылган. Китапны тәкъдим итү кичәсе Үзәк китапханәдә узды. Мөнҗия Хәлимова әлеге китабы белән генә чикләнергә җыенмый, гомере буе балалар бакчасында эшләгән хатын-кызның сабыйлар өчен күпсанлы шигырьләре җыелган. Аларны ул аерым басма итеп чыгарырга тели. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев