Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яшь тамашачылар театрында төзекләндерү эшләре ахырына якынлашып килә

Хәзерге вакытта бина эчендә буяу, бизәкләү эшләре алып барыла. Реконструкция барышы белән шәһәр мэры Рамил Муллин да танышты. Аңа бина буенча экскурсия оештырдылар. Шәһәр башлыгы үз чиратында төзүчеләргә үз теләкләрен дә җиткерде.

Шәһәр мэры бер төркем җитәкчеләр белән Яшь тамашачылар театрында күчмә җыелыш оештыра. Рамил Муллин бина эчендә булган кайбер кимчелеклекләргә игътибар бирмичә, вак эшләргә соңрак әйләнеп кайтырга дигән киңәш бирә. 

Безнең максатыбыз -  ел азагында тамашачыларны җыеп тамаша куярга. Реконструкция кыска вакыт эчендә ясалды, Республика җитәкчелегенә рәхмәтебез зур, ди Рамил Муллин.

Тулысы белән алганда хакимият вәкилләре театрда башкарылган эшләрдән кәнагәть. Бина эче якты, киң, бизәлеше дизайнерлар тарфыннан башкарылган. Хәзер кабинетларны корылмалар һәм җиһазлар белән тулыландырырга кирәк. Моның өчен янәдән 60 миллион сум акча кирәк. Диварларны бизәр өчен Түбән Каманың яшь рәссамнарын чакырыга кирәк, дигән тәкъдим дә яңгырады. Исегезгә төшерәм Яшь тамашачылар театры элекеге “Җәлил” кинотеатры бинасында урнашачак. Ремонт яз көне башлана. Креатив үзәкне декабрь ахырында ачырга телиләр. Беренче көнне үк артистлар, балалар өчен спектакль куячаклар. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев