Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яшь тамашачы театрында премьера

Яшь тамашачы театры түбәнкамалыларга Антуан де Сент-Экзюпериның танылган әсәре – “Кечкенә принц” спектаклен тәкъдим итә. Әлегә артистлар Халык иҗаты йорты сәхнәсендә чыгыш ясый. Озакламый яңа бинага күчәргә тиешләр.

Спектакль башлану белән, без самолет двигателен күрәбез. Ул күрше планетадан килеп төшкән. Очучы төп герой белән таныша. Кечкенә принц  - балаларча – самими һәм ихлас, үз юлында очраган барлык геройлар белән дә уртак тел таба белә.

«Кечкенә принц» әсәре – бөтен чор, бар халыклар әкияте, ди спектакль режиссеры. Дуслык, мәхәббәт, тугърылык, кешелеклелек темасын чагылдыра.  Кечкенә принц тарихы да кечкенә малай турындагы хикәя түгел. Үзәгендә – игелеклелек, хөрмәт, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр.

Яшь тамашачы театрында түбәнкамалыларга Антуан де Сент-Экзюпериның “Кечкенә принц” спектаклен тәкъдим итә. Артистлар Халык иҗаты йорты сәхнәсендә чыгыш ясый.

Яшь тамашачы театрын ел ахырында зур вакыйга көтә. Труппа “Җәлил” кинотеатры бинасына  күченәчәк. Хәзер биредә реконструкция эшләре ахырына якынлашып килә. Артислар өй туена әзерләнәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев