Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ярты гасырлык бәйрәм

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә юбилеен билгели. Заманча учреждениегә - 50 ел. Әлеге дата уңаеннан, зур тантана оештырылды. Анда иң кадерле кунаклар - китапханә ветераннары һәм тугры укучылар чакырылды.

Рузалия Гыйльманова үзәк китапханәдә эшләгән вакытларын зур горурлык белән искә ала. Әлеге һөнәргә ул 40 ел гомерен багышлый, шуларның 16 елын җитәкче була. Хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкара. Быел аның өчен икеләтә бәйрәм – 70 яшьлек юбилее һәм яраткан китапхәнәнең – 50 еллыгы. 

“Китапханә Г. Тукай исеме белән ачылды. Бик рәхәт иде. Бик дус эшләдек. Шулкадәр энергияләр ташып тора торган кызлар идек. Яшь кызлар булып килдек, әбиләр кебек пенсиягә киттек", ди Рузалия Гыйльманова. 

2015 нче елда Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә зур үзгәрешләр кичерә. Капиталь ремонттан соң бина яңа сулыш ала. Хәзер ул – заманча учреждение. Биредә мәдәни һәм белем бирү эше алып барыла. Танылган шәхесләр белән очрашу дисеңме, актуаль темаларга багышланган кичәләр, бай эчтәлекле күргәзмәләр, кызыклы һәм файдалы осталык дәресләре... Китапханә һәрвакыт үсештә. 50 ел – зур юлның башы гына. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев