Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа елдан шәһәр транспорты эшендә түбәнкамалыларны үзгәрешләр көтә

Автобусларны яңарту, җәмәгать транспорты вакытын арттыру, финанс ярдәме һәм диспетчерлык үзәген үстерү. Яңа елда шәһәр транспорты эшендә түбәнкамалыларны әнә шундый үзгәрешләр көтә.

Автобусларны 40 минут, хәтта бер сәгать көтәргә туры килә. Әле күптән түгел генә түбәнкамалылар җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьсезлекләрен белдерәләр. Хәзер хәл сизелерлек яхшырды, диләр. Быел шәһәргә 51 яңа автобус кайтарыла.

Моннан тыш ике яңа маршрут ачарга, бакчаларга йөрүче транспортны яңартырга  уйлыйлар. Планда – шәһәр буенча 10 автобус җибәрү.

Республиканың тариф комитеты пассажир ташучыларның мөрәҗәгатен карады. Яңа ел башыннан автобус һәм трамвайда йөрү 2 сумга артачак, ягъни бер сәфәр – 30 сумны тәшкил итәчәк. Тарифларның үзгәрүе пенсионер, инвалид, күп балалы, ятим һәм башка гражданнарның социаль категориясенә кагылмаячак.Җәмәгать транспортыннан файдаланучылар өчен электрон юл йөрү билетлары саклана. Аның буенча бер сәфәрнең бәясе нибары 25 сум тәшкил итәчәк. Тик аны ай саен 1000 сумга тулыландырырга кирәк.Ул 40 сәфәргә исәпләнгән һәм аны бер ай эчендә кулланырга кирәк, югыйсә алар «янып бетәчәк». Планда – чикләүсез йөрү өчен электрон билетлар гамәлгә кертү. Әлеге мөрәҗәгать буенча эш инде башланган. 

Яңа елдан җәмәгать транспортының хәрәт итү расписаниесе дә үзгәрә: 40 минутка озаграк йөриячәк. Автобуслар- 22:00, трамвайлар- 23:00 сәгатькә кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев