Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Яңа ел бәйрәме булачак.

Шәһәребездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Рамил Муллин хәбәр итте.

 

«Яңа ел бәйрәме булачак. Хәзерге вәзгыятьне исәпкә алып, ул салютсыз үткәреләчәк.   Бу бәйрәм һәрчак үзенең могҗизасы белән аерылып тора. Бигрәк тә безгә мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның гаиләләренә игътибар итәргә кирәк. Балалар өчен бәйрәм оештыруда кирәкле ярдәмне күрсәтергә тиешбез. Әлеге мәсьәләне контрольгә алуыгызны сорыйм. Шулай ук бу эшкә эшмәкәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре дә кушылсын иде», – диде Рамил Муллин.

Озакламый шәһәрнең магистраль урамнарына Яңа ел яктырткычларын урнаштыра башлаячаклар. Шулай ук, ТҖҮС рәисләре, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм халык белән берлектә ишегалларын, подъездларны бизәү планлаштырыла. Бәйрәм чаралары Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә дә оештырылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев