Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Хуплау митингларында

Икътисадтагы тотрыклылыкны хуплау митинглары узган җомгада «ТАНЕКО» һәм «Нефтехим» акционерлык җәмгыятьләрендә үткәрелде. «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенә кергән предприятиеләрне «ТАНЕКО» мәйданчыгына җыйган митингта Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Метшин, «Татнефть» генераль директоры Ш.Тәхаутдинов, «ТАНЕКО»ның генераль директоры Х.Баһманов һ.б. катнашты. Россия Президентын сайлау алдыннан уздырылган бу чарада ясаган чыгышында Р.Миңнеханов...

Икътисадтагы тотрыклылыкны хуплау митинглары узган җомгада «ТАНЕКО» һәм «Нефтехим» акционерлык җәмгыятьләрендә үткәрелде.

«Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенә кергән предприятиеләрне «ТАНЕКО» мәйданчыгына җыйган митингта Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Метшин, «Татнефть» генераль директоры Ш.Тәхаутдинов, «ТАНЕКО»ның генераль директоры Х.Баһманов һ.б. катнашты.

Россия Президентын сайлау алдыннан уздырылган бу чарада ясаган чыгышында Р.Миңнеханов бүгенге көндә ил белән идарә итүнең зур осталык таләп итүен искәртте. Ил президентлыгына кандидат В.Путинның «КамАЗ»га килүен, конвейердан 2 миллионынчы йөк машинасы төшүнең шаһиты булуын телгә алды. Р.Миңнеханов әйтүенчә, В.Путин Татарстанның һәр башлангычын - 2005 елда Казанның 1000 еллыгын уздыруны, 2013 елда җәйге Универсиаданы оештыруны, 2018 елда дөньякүләм футбол чемпионаты үткәрүне хуплаган. Дөньяда икътисадый кризис булган 2008-2009 елларда Федераль үзәкнең ярдәме белән, предприятиенең 17 меңнән артык эшчесен җәмгыятькә файдалы башка эшләргә тартып, «КамАЗ»ны саклап кала алганнар. Үзәк булышлыгы белән республикада производствоны модернизацияләү мәсьәләләре хәл ителә, «ТАНЕКО» шикелле яңа предприятиеләр калка. Үз чиратында, Ш.Тәхаутдинов «ТАНЕКО» мәйданында инфраструктураны оештырырлык акча бирелгәне өчен Россия хөкүмәтенә рәхмәтле булуларын әйтеп үтте. Соңгы ике елда да идарәче компаниянең 1,5 мең кешесе квартирлы булган.

Шундый ук чара «Нефтехим»да да үткәрелеп, анысында Татарстанның Премьер-министры, энергетика министры И.Фәрдиев тә катнашты. «Нефтехим»ның генераль директоры В.Бусыгин 2011 елгы эшкә йомгак ясап, аның рекордлар елы булуын - 120 миллиард сумлык продукция җитештерелүе, 593 мең тонна пластик, 560 мең тонна каучук алынуы хакында сөйләде. Дөньяда галобутилкаучук җитештерә торган өч заводның берсе булган «Нефтехим»да, В.Бусыгин белдергәнчә, эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 31 мең сум тәшкил итә икән.

Профсоюз комитеты инициативасы белән уздырылган һәм 2 меңнән артык кеше катнашкан әлеге чарада предприятие белән беррәттән, ил буенча да тотрыклылыкны саклауның мөһимлеге ассызыкланды. Бу чаралар соңында ике предприятиедә дә илдәге тотрыклылыкны хуплаган резолюцияләр кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев