Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Халыклар дуслыгы йорты булачак

Тиздән шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылырга тиеш. Ул 2013 елның ахырында ябылган муниципаль институт бинасында урнашачак. Эш визиты белән Түбән Камага килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, булачак Халыклар дуслыгы бинасын да карады. Төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту белән шөгыльләнүче җәмәгать оешмаларының бинада ничек...

Тиздән шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачылырга тиеш. Ул 2013 елның ахырында ябылган муниципаль институт бинасында урнашачак.
Эш визиты белән Түбән Камага килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шәһәр мэры Айдар Метшин озатуында, булачак Халыклар дуслыгы бинасын да карады. Төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту белән шөгыльләнүче җәмәгать оешмаларының бинада ничек урнашуы, анда нинди шартлар тудырылуы белән кызыксынды. Ф.Мөхәммәтшин күргәннәреннән канәгать калды, эшләү өчен бинада бөтен шартлар да тудырылган, дип белдерде. Югары Совет рәисе, шулай ук, Түбән Камада Халыклар дуслыгы йорты проекты тулысынча республика җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылачагын да әйтте. "Нинди формада булачагы билгесез. Бәлки, республика халыклар дуслыгы йортының филиалы, яисә мөстәкыйль булырга да мөмкин", - диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X