Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Гайнуллин урамында бер төркем ир-атлар сугышкан

Бәхәс булган урында хәтта кан эзләре дә калган. Якын тирә йортларда яшәүчеләр белдерүенчә, мондый хәлләр биредә еш була. Ир-атларның сугышуы камераларга да эләгә.

Бер төркем ир-атлар арасында ниндидер бәхәс килеп чыга. Алар хәтта ике өлешкә бүленеп сугышалар. Вакыйгалар барышын кемдер балконнан телефонга төшереп тора. Ир-атлар арасында бәхәс менә бу спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче кибет артындагы мәйданчыкта килеп чыга. Күмәк сугышта 15 кә якын ир-ат катнаша. Урында хәтта кан эзләрен дә күрергә мөмкин, якында гына буш шешәләр, сыра савытлары аунап ята. Якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр белдерүенчә, бу Гайнуллин урамындагы 8 нче йортта торучы ир-атларның эше булырга мөмкин. 

"Исерек ир-атларны күргән бар анда,  кайвакыт скамейкалар янында күпсанлы чүпләр аунап ята, эчкән кешеләр янында яшәве куркыныч инде", ди - Венера Ибраһимова 

Микрорайонда яшәүчеләр белдерүенчә, 8 нче йортта чит җирләрдән эшкә килгән ир-атлар яши. Көндезләрен алар эштә булса, ә менә кичләрен спиртлы эчемлекләр кулланып кешеләрең тынлыкларын еш бозалар икән. 

"2 нче март көнне Түбән Каманың эчке эшләр идарәсенә шалтырату килеп ирешә. Гражданнар, Гайнуллин урамындагы ишегалларының берсендә ир-атларның сугышуы турында хәбәр итәләр. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара",  - ди Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ксения Шәймарданова 

Ир-атларның шулай күмәкләшеп беренче тапкыр гына сугышулары түгел. Монысы 2021 нче елның август аенда төшерелгән кадрлар. Анда да 10нан артык кеше бәхәскә керә. Әлеге микрорайонда яшәүчеләр белдерүенчә, спиртлы эчемлекләр сатучы кибетләр эшләп торганда мондый вакыйгалар кабатланып торачак. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев