Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез талантларын күрсәттеләр

Түбән Камада матур гадәткә кергән “Йөрәктән - йөрәккә” муниципаль фестивале узды. Аның төп катнашучылары – физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез. Алар үзләренең күпкырлы булуларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

“Йөрәктән - йөрәккә” концертын Риназ Сәлахов ачып җибәрә. Аяклары начар йөрүе аңа тамашачылар каршында уңышлы чыгыш ясарга комачауламый. Тормыш юлын ул иҗат белән бәйли. Бүген “Нардуган” җыр һәм бию ансамблендә эшли.  

Югалып калмаска кирәк, кешеләрнең безне яратып тыңлауларын сизсәк шуннан да рәхәте юк, ди Риназ Сәлахов.

Катнашучылар арасында Кызыл Чапчак авылындагы мәктәп-интернат укучылары да бар Балалар кул эшләре, спорт белән шөгыльләнәләр, хуҗалык эшләренә өйрәнәләр. 

Кызларыбыз егетләребез безнең кул эшләре белән генә шөгыльләнмиләр, алар матур итеп шигырьләр сөйлиләр. Без үзебезнең баллар белән горурланабыз рәхмәт аларга без аларны яратабыз, ди Әлфия Галимова.

Кәгазь, агач, сәйлән, тукыма кулланып ясалган кул эшләре дә, физик мөмкинлекләре чикле балаларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Күргәзмәне күрүчеләр аларга битараф кала алмый.  

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев