Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Фәрит Имамовның иҗат кичәсе

“Туган як” газетасы редакторы, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, рәссам. Шуңа да аны киңкырлы талант иясе диләр. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә хөрмәткә лаек шәһәрдәшебез Фәрит Имамов белән очрашу узды. Кичә аның иҗатына башкарылган эшләренә багышланды.

Фәрит Имамов белдерүенчә, гомере буе журналист булып эшләве аңа китапларына сюжетлар язырга ярдәм итә дә.  Авторның бүгенгә 8 китабы бар. Бу -  “Югалган эзләр”, “Мәхәббәт талисманы”, “Вакыт галәмәтләре” һәм башкалар. Күптән түгел генә аның моннан 40 ел элек язылган “Бакыр касә” исемле повесте басыла. Ул - мәктәп балалары өчен. Шуңа тышлыгына да иллюстрацияне 2 нче гимназия укучылары ясый. Балалар арасында конкурс игълан итәләр. 

"Фәрит Фәйзетдинович укучылар белән берничә тапкыр очрашты иҗади юлы, китаплары рәсем ясавы,  мавыгулары турында сөйләде. Ә инде китапның тышлыгына Әмирова Эриканың эше сайланды һәм минем уйлавымча бу бик уңышлы обрзалар. "Тамчылар" балалар сәнгать мәктәбе исеменнән без Фәрит Имамовка рәхмәт әйтәбез, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз", ди “Тамчылар” балалар сәнгать мәктәбенең укытучысы Диләрә Закирова 

Бүген Фәрит Имамов “Туган як” газетасының баш редакторы булып эшли. Атна саен төрле шәхесләр белән очраша,  мәкаләләр яза, чараларга йөри. Шәһәрнең милли тормышында үз урынын алып тора. 

"Без Фәрит Имамовны әле безнең газетабызның редакторы гына буларак кына белә идек, бүген аны китап авторлары буларак та ачтык ул балалар өчен дә зурлар өчен дә иҗат иткән шәхесебез икән", - ди 1 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Роза Нәбиуллина 

Язучының тагын бер яратып башкарган эше ул – рәсем ясау. Күргәзмәдә аның якыннарына, танылган шәхесләргә багышлап ясалган портретлары да тәкъдим ителә. Автор иҗат итүдән туктамый. Бүген әле аның нәшритка тапшырасы тагын күпсанлы әсәрләре бар икән.

 

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев