Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Фаҗигале авария

Юл-транспорт һәлакәте 13 нче декабрьдә булган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы каршы якка хәрәкәт итүче “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, тик шуларның берсен коткарып булмады.

Әлеге кадрларга тыныч кына карап булмый. Йөк машинасы Лада Грантаны тулысынча диярлек сыткан. Җиңел автомобиль руле артында 18 яшьлек йөртүче, салонда - ике кеше булган. Өчесе дә хастаханәгә озатылган, тик пассажирларның берсен коткарып калып булмады. 19 яшьлек ир-егет реанимациядә үлде. 

"Машина йөртүчесе юлның ниндилеген һәм күрү шартларын искә алып, тизлекне дөрес сайларга, каршы хәрәкәт юлына чыкканда, куркыныч маневрлардан сакланырга тиеш. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез", - ди ЮХИДИ пропаганда хезмәте бүлеге инспекторы Ландыш Фәрхетдинова. 

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тикшерү бара. Йөк машинасы белән идарә итүче шоферның гаебе расланса, аңа иректән мәхрүм ителү җәзасы яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев