Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чаңгыда йөрергә дип кенә киткән...

Билгесез адәм актыгының 29 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтерүе турында интернет челтәрләрендә язалар, телевизорда яңалыклардан күрсәтәләр, радиодан сөйлиләр. Аның тәненә 11 тапкыр пычак белән кадаганнар. Гөлшат Котенкова 9 гыйнварда ире һәм алты айлык баласы белән «Алмаш» спорт лагерена барган. Ул чаңгыда йөргән арада ире сабые белән лагерь тирәсендә булган. Көндезге сәгать...

Билгесез адәм актыгының 29 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтерүе турында интернет челтәрләрендә язалар, телевизорда яңалыклардан күрсәтәләр, радиодан сөйлиләр. Аның тәненә 11 тапкыр пычак белән кадаганнар.
Гөлшат Котенкова 9 гыйнварда ире һәм алты айлык баласы белән «Алмаш» спорт лагерена барган. Ул чаңгыда йөргән арада ире сабые белән лагерь тирәсендә булган. Көндезге сәгать икедә трассага чыккан Гөлшат, аңа шалтыратып, адашуын әйткән.
Хатынны эзләргә 200 кеше: волонтерлар, полиция һәм МЧС хезмәткәрләре чыккан. Кар астына яшерелгән үле гәүдәсе бары төнге сәгать икеләр тирәсендә «Алмаш» лагереннан 500 метр ераклыкта табылган. ТР тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, аның башында һәм муенында күпсанлы җәрәхәтләр һәм яралар булган.
Тиз арада төрле имеш-мимешләр таралган. Социаль челтәрләрдә «үтерүче»нең фотороботы урнаштырылган. Соңрак бер «акыллы»сы «җинаятьче»нең фотосын да куеп, бер гаепсез кешене хурга калдырган.
Мондый урынсыз шаярулар белән Гөлшатның якыннарының күңел яраларына тоз салмыйк. Җинаятьче яки әлеге вакыйга турында булган мәгълүматны башта полициягә 02 телефоны буенча хәбәр итегез.
Гөлшат Котенкова гаиләсенең кайгыларын уртаклашучылар күп. Беренчеләрдән булып Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов барлык мөселманнар исеменнән кайгыларын уртаклашу турында әйтеп, якыннарына сабырлык, ныклык теләде.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев