Автобуслар йөриячәк
4 октябрьдәге Корбан гаете бәйрәм көн булу сәбәпле, 4,5 һәм 6 октябрьдә НПАТП бакчаларга халыкны ташый торган барлык маршрут автобусларын да йөртергә җыена. Көзге бакча эшен тәмамлап бетермәгән булсагыз, белеп торыгыз 2 октябрьдән башлап, бакчаларга автоубслар "Актүбә" диспетчерлек пунктыннан иртәнге сәгать7дә кузгала, ә бакчалардан соңгы автобус кичке 5тә шәһәр ягына...
4 октябрьдәге Корбан гаете бәйрәм көн булу сәбәпле, 4,5 һәм 6 октябрьдә НПАТП бакчаларга халыкны ташый торган барлык маршрут автобусларын да йөртергә җыена.
Көзге бакча эшен тәмамлап бетермәгән булсагыз, белеп торыгыз 2 октябрьдән башлап, бакчаларга автоубслар "Актүбә" диспетчерлек пунктыннан иртәнге сәгать7дә кузгала, ә бакчалардан соңгы автобус кичке 5тә шәһәр ягына кайтырга чыга. Төшке ял турысында, көндезге 11дән 13.30 сәгатькә кадәр автобуслар йөрми. Чәршәмбе көннәрендә дә автоубслар түбәнкамалыларны бакчаларына ташымаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев