Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Алмаз Хәмзин түбәнкамалыларга юбилей концертын тәкъдим итте

Композитор, артист, пародист, музыкант һөнәрләренә ия якташыбызга быел 75 яшь тулды. Алмаз Хәмзин Ташлык авылында туып-үсеп, хәзер Казанда яшәп иҗат итә. Туган ягына еш кайта. Шәһәрдәшләр концертын көтеп алалар.

Алмаз Хәмзин кунакларны фойеда ук каршы ала. Кулыннан гармуны төшми, тамашачы белән бергәләп җыр сузалар. Берәүләр –  кушылып җырлый, икенчеләр –юбиляр белән фотога төшәргә ашыга.

Җырлата, көлдерә, уйландыра .... Алмаз Хәмзин тамашачыны сәгатьләр буе үзенә каратып тора ала. Ул – җырчы, пародист, музыкант... Сүз эзләп кесәгә керми, һәрнәрсәгә җавабы әзер.

Ихласлыгы, киң күңеллелеге, моңлы булуы белән тамашачы мәхәббәтен яулый да.  Алмаз Хәмзинны юбилее белән котларга тугры тамашачысы, туганнары, дуслары килә. Бергәләп җырлыйлар, хатирәләре белән уртаклашалар, бииләр дә.

Юбилярны котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да килә. Монда да шаяруларсыз булмый.

Алмаз Хәмзин Ташлык авылында туып-үсеп, хәзер Казанда яшәп иҗат итә. Туган ягына еш кайта. Шәһәрдәшләр концертын көтеп алалар. Гаиләле. Балалары да иҗат юлын сайлаган.

Быел якташыбызга 75 яшь тулды. Тормыш тәҗрибәм зур, китап язарлык хатирәләрем бар. Хыялым чынга ашар, дип өметләнә юбиляр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев