Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Актаныш районының Пучы авылы халык театры Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясады

Үзешчән артистлар тамашачыларга Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” мелодрамасын күрсәттеләр. Рольләрдә гади авыл кешеләре – механизатор, тәрбияче, укытучы булып эшләүчеләр. Тик аларның барсын да иҗатка, театрга мәхәббәт берләштерә.

Нурания Әхтәмова “Мәхәббәт чишмәсе” мелодрамасында төп рольне башкара. Спектакль тулысынча аның образына корылган. Хәзер һәвәскәр артистлар сәхнәгә чыгарга әзерләнәләр.

"Бу спектакльдә мин әби Гайни әби ролен уйныйм. Ул сөйгәне Гарифулла белән чишмә буенда вәгъдәләр бирешкән була. Бөек Ватан сунышы башлангач егетне армия сафларына алалар, солдат шунда үлеп кала, сөйгән ярлар кавыша алмыйлар. Гайни әби гомере буена аңа тугры калып яши", - ди Пучы авылының халык театры артисты Нурания Әхтәмова

Актаныш районы Пучы халык театры составында профессионал артистлар юк. Кайсы пенсионер, кайсы укытучы, тәрбияче булып эшли. Мисалга Фәнтимер абый Камалов “Нур баян” хуҗалыгында механизатор булып тир түгә. 

"Театрга башта тормыш иптәшем йөри башлады, аннары аңа мин дә иярдем, шуннан кереп киттем хәзер инде аерылып булмый. Үзем "Нур Баян" хуҗалыгында механизатор булып эшлим. Авылда эш күп, иртәнге 5тә үк торабыз да маллар карый башлыйбыз, кич белән репетицияләргә йөрибез. Арып кайтсак та, ташларга әле исәп юк", - ди Пучы халык театры артисты Фәнтимер Камалов.

Пучы халык театры Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе” мелодрамасын сәхнәләштерә. Спектакльдәге төп вакыйгалар чишмә янында бара. Төп героиня – Гайни әби анда көн саен сугышта һәлак булган сөйгәне Гарифулланы искә алырга дип төшә. Ә яшьләр “Мәхәббәт чишмәсендә” очрашулар уздыралар.  

"Актаныш районында гомүмән театрлар бик көчле аның халкы мәдәниятле, сәнгатьле 1962 елда оешып киткән театр бүген дә гөрләп эшли. Ел саен 1 спектакль өйрәнәбез, коллектив белән горурланам чөнки барсы да үз эшләрен яратып башкаралар, гострольләргә барырга кирәк булса да тиз арада җыенып чыгып китәргә әзерләр алар", -ди Пучы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Регина Фәтхетдинова

Мелодрама бер  яктан Гайни әбинең сөйгәне Гарифуллага булган тугрылыгына багышланса. Икенче яктан – мәхәббәт һәм әлеге хис белән шаярырга ярамавы турында. Чөнки чишмә янында вәгъдәләшкән кайбер яшьләрнең язмышлары көтмәгән борылыш ала. Шәһәрдәшләр Пучы халык театрын җылы кабул итә. Залда буш урыннар да санулы гына кала. Хәзер халык театры спектаклен Башкортостан якларына да барып куерга җыена. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев