Шигъри тәлгәшләр
Тормыш арбасы
Кеше туа, үсә,
яше җиткәч,
Җигеп куя
тормыш арбасын.
Күп вакытта ул
үзе дә белми
Юлның
кайсы якка барасын.
«Бу кешегә тормыш
җиңел», – диләр,
Уйламыйлар
ниләр күргәнен.
Тик сөйлиләр аның
һәрвакытта
Елмаеп, шаярып
йөргәнен.
Яраталар
акыл бирүчеләр:
«Алай түгел, болай», –
дияргә.
Яшәгәндә
үзләре дә белми
Арбаларның
кайсын җигәргә.
Хисләр тула,
ташый йөрәкләрдә,
Тибрәндереп
күңел кылларын.
Тик көчле
рухлылар гына уза,
Үтә җиңеп
сынау юлларын.
Роза ШӘЕХОВА.
Шәһәремә мәдхия
Бер җирдә юк
андый матур парк,
Бер җирдә юк
андый таганнар.
Бер җирдә юк
«сөмбел» кебек кызлар,
Табылмастыр
андый фонтаннар!
Такташ агай,
үпкәләмә инде.
Сиңа ияреп
яздым беразын.
Фәрештә күк
Фәридәкәй белән
Мәңге истә калыр
бу язым.
Дөнья матур!
Сау-сәламәт булсак,
Тагын-тагын
килеп йөрербез.
Челтер чишмәләрнең
җырын тыңлап,
Суын эчеп
шифа күрербез.
Изге чишмә
могҗизага тиң, ди,
Ул һәркемне
яшәртә икән.
Таякка таянып
килгән аксак
Суын эчеп,
таяксыз киткән.
Рәссам музеена
керик әле.
Әхсан ага
исәндер сыман.
Һәрбер әйбер, рәсем,
һәрбер сызык
Кул җылысын
саклыйдыр сыман.
Теплоходлар
килер гудок сузып,
Турист агылыр
шәһәр карарга.
Дөньяда иң матуры –
безнең шәһәр,
Күз тимәсен,
димен аңарга.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев