Көлгәнгә – көлке
Культурныйлар күп
Шыгрым тулы «Газель»гә, этенә-төртенә, кулларына пакетлар тоткан бер әби килеп керә. Як-ягына каранып ала да, урын бирүче табылмагач:
– Культурный кеше бетте хәзер! – ди, көрсенеп.
Җәелеп утырган җиреннән, таза гына егет, муенындагы галстугын төзәткәләп:
– Нишләп бетсен, әби. Прусты, автобуслар гына җитешми, аз йөриләр!
Беләсе килә
Җәйге эссе көндә 95 яшьтәге карты белән әби чәй эчеп, кәефләнеп утыралар.
Бабай:
– Карчык, алай-болай үлеп китсәм, мине судмедэкспертизага бирерсең, яме!
– ӘстәгъфируллаҺ! Сау-сәламәт килеш тузга язмаганны сөйләп утырма әле!
– Менә шуңа күрә әйтәм дә инде. Нигә үлгәнемне беләсем килә!
Инсаф КАШАПОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев