Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Аналарга шатлык китереп

Толымнар үрү, шарлардан чәчәк, конфет тартмалары ясау... Халыклар дуслыгы йортында Аналар көненә багышланган бәйрәм узды. «Аналар көне – ярату һәм рәхмәт бәйрәме» дип исемләнгән бу чарага меңнән артык кеше килде.

Халыклар дуслыгы йорты фойесы төрле төстәге зур чәчәкләр белән бизәлгән. Әниләр дә  безнең тормышыбызны нәкъ шулай бизи. Шуңа күрә бу чара аларга шатлык китерү, һәркемнең тормышында ананың мөһимлеген күрсәтү өчен оештырылды.
– Бу бәйрәмне инде җиденче ел рәттән уздырабыз. Ел саен мастер-класслар санын арттырабыз. Быел исә остаханә ачу белән генә чикләнмәдек, лекция укучылар да чыгыш ясады, – ди «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы җитәкчесе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина. Лекторлар бизәнү, сулыш алу гимнастикасы турында сөйләде, тормышта психологик проблемаларны чишү юлларын аңлатты, хатын-кызларга өйдәге әйберләрне тәртипкә китерү ысулларын өйрәтте. Теләгәннәр кул эшләренә өйрәнделәр: конфет тартмасы ясау, чигү, бәйләү буенча барлыгы 30 мастер-класс оештырылды. Балалар исә открытка, шарлардан чәчәкләр ясарга, гипс сыннарны буярга өйрәнделәр. Бирегә гаилә белән килүчеләр дә булды. 
Шәһәрнең «Осталар союзы» асылбикәләре күргәзмә-ярминкә оештырды: теләгән һәркем кулдан эшләнгән открытка, альбом, уенчык, букча һ.б. сатып алды. Әниләрне истәлеккә фотога да төшерделәр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев