30 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Аэропортларга кушылачак бөек шәхесләрнең исемнәре өчен тавыш бирү төгәлләнә
Бәйгедә җиңүчеләрне 4 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә «Россия-1» телеканалы эфирында игълан итәчәкләр.
-
Ташламалы бәяләрдә язылырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, тагын бер мәртәбә «Язылу ункөнлеге» уздырыла. Әлеге акция кысаларында, 3-13 декабрьдә «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин.
-
Машиналар арта, хәрәкәт кыенлаша
Бу атна башында Түбән Камада шәһәр Советы депутатлары шәһәр юлларының проблемалы урыннарын – уңайсыз тыкрыкларны, юл аша чыгу урыннарын, яктыртылмаган участокларны карап чыктылар. Халык ышанычлыларыннан тыш, әлеге чарада шәһәр муниципаль структуралары, транспорт предприятиеләре, күзәтчелек ведомстволары җитәкчеләре һ. б. катнашты.
-
Спортка кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр
«Бердәм Россия» партиясе оешуга 17 ел тулу уңаеннан, район һәм шәһәр җитәкчеләре, депутатлары түбәнкамалылар белән очраша башладылар. Шушы көннәрдә мондый очрашуларның берсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үтте. Балалар спортына кагылышлы сорауларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җавап бирде.
-
Ташлама белән
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән түбәнкамалыларга ташламалы хезмәтләр күрсәтеләчәк.
-
Йөреше үзгәрде
Пассажирлар саны аз булу сәбәпле, 1 декабрьдән Дмитриевка авылы ягына 106 «З» номерлы автобус сишәмбе һәм шимбә генә йөриячәк.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Тинчуринлылар яңа фойены бик матур дип тапканнар.
-
Бердәмлектә көчле без
«Берегиня» пенсионерлар клубы ике зур чара уздырды. Беренчесе – клуб әгъзалары һәм «Шанс» иҗат төркеме белән берлектә Красный Ключ бистәсендәге «Мирас» мәдәният йортында концерт.
-
Финанс яклау ысуллары
(Дәвамы. Башы 19, 26 октябрь, 2, 9, 16, 23 ноябрь саннарында).
-
«Кыш Бабай бул!»
Тиздән Яңа ел җитә. Ул көннәрдә һәркем үзенә күрә бер могҗиза көтәдер, мөгаен. Шул ук вакытта, кешеләргә бер-берсенә игелек кылу мөмкинлеге дә туа. Чөнки бәйрәм һәр балага шатлык китерергә тиеш. Бу уңайдан, НТР медиа-холдингы менә инде 10 нчы мәртәбә «Кыш Бабай бул!» хәйрия акциясе башлануны игълан итә.
-
Түбәнкамалыларны үз итеп
Балалар сәнгать мәктәбендә шагыйрә Альбина Мортазина белән очрашу кичәсе узды. Шәһәребездә озак еллар яшәп иҗат иткән автор хәзер Казанда төпләнгән. Әмма җанына якын булган Түбән Камага еш кайта, чөнки биредә – якыннары, элекке хезмәттәшләре, каләмдәшләре.
-
Булдырганнар
Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә күптән түгел уздырылган «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» региональ әдәби фестивалендә катнашкан түбәнкамалылар призлы урыннарны яулады.
-
Келәтле тарихы – зур байлык
Халыклар дуслыгы йортында зур бәйрәм узды. Туган як төбәген өйрәнү оешмасы җитәкчесе Айдар Хәмзин һәм «Медтехника» Кама аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе генераль директоры Геннадий Муллин тарафыннан оештырылган бу чарага Келәтле авылы халкы, шул авылда туып, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр, дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Чараны Микайлу көнен бәйрәм итүдән башлап җибәрделәр.
-
Кыскача
Чистай шәһәрендә «Возрождение» православ һәм патриотик җыр фестивале узган, дип хәбәр итә Чистай епархиясенең мәгълүмат бүлеге.
-
Митингка җыелдылар
Сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Россиянең диңгез пехотасы оешуга 313 ел тулуга багышланган митинг узды.