Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара салым референдумында актив катнаштылар

Узган якшәмбедә муниципаль районның биш авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды. Аларның барысында да тавыш бирүчеләр «әйе» дигән җавапны сайладылар.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә референдум нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай итеп, Афанаста – 70 процент, Простида – 94 процент, Красный Ключта – 60 процент, Каенлыда – 95 проценттан артык, Сухарауда – 94 процент тавыш бирүче уңай карар кабул иткән. Тулаем алганда, 5045 катнашучының 77,13 проценты «әйе»  дигән җавапны сайлаган.
Бу әлеге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз территорияләрен төзекләндерүдә катнашачаклар, дигән сүз. Кайдадыр юлларны ремонтлаячаклар, кайдадыр плотинага реконструкция ясаячаклар, кайдадыр зират коймаларын яңартачаклар – болар хакында газетаның алдагы саннарында язган идек. Ә эшләрнең күләмен халык үзе билгеләде. Үзара салымнан җыелган акчага республика бюджетыннан да өстәлгәч, ул дүрт тапкыр артачак, шулай ук 100 процент җыелган очракта, муниципалитет сумманы икеләтә арттырачак.
Авыл кешеләре акчаны 31 мартка кадәр тапшырырга тиеш, финанслау 2019 елның икенче кварталында килеп җитәчәк, дип аңлатты Альфред Нигъмәтҗанов. Шунысын да искәртик: узган ел үзара салым буенча 2 851 975 сум акча җыелган, республика бюджетыннан 11 333 900 сум алынган. 
Фотода: Красный Ключтагы референдумнан күренешләр.
Алсу Арсланова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев