20 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Үзара салым референдумында актив катнаштылар
Узган якшәмбедә муниципаль районның биш авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды. Аларның барысында да тавыш бирүчеләр «әйе» дигән җавапны сайладылар.
-
Электрны өзәчәкләр
Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б. планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.
-
Кабул итү
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкны түбәндәге җитәкчеләр һәм белгечләр кабул итә:
-
Әкияти шәһәрчекне хәтерләтә
Түбән Камада төзекләндерүдән соң балалар автошәһәрчеге ачылды. Максаты – балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. Хәзер исә биредә гаилә белән ял итәргә дә була.
-
Ярминкә була
24 ноябрьдә Түбән Каманың Көньяк урамында «Магнит» сәүдә үзәге каршындагы территориядә Татарстан кулланучылар берлеге җитәкчелегендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә игътибар артуын әйтте
Президент сүзләренчә, әлеге төр эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән, бер елга 1 млрд сум акча бүленгән.
-
Бердәмлек күренеп тора
Түбән Камада ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» республикакүләм бәйгенең төбәк этабы узды. 24 нче лицей-интернатта шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән әти-әниләр, укучылар һәм сыйныф җитәкчеләре ярышты.
-
Очрашу – үзе бер гомер
Мин ямьле Зәй елгасы буенда урнашкан Каенлы авылы кызы. Авылга кайткан саен куанып, шатланып киләм, чөнки ул яңара, көннән-көн матурая. Авылымның мәдәният йортына, мәктәпкә, балалар бакчасына ремонт ясалды, яңа өйләр төзелә.
-
Марста йортлар төзергә хыяллана ул
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле Түбән Кама укучылары һәм студентлары «Абилимпикс» төбәкара чемпионатында призлы урыннар яулап кайтканнар.
-
Акыл арттан йөри...
Хатын-кызның табигате шундый инде: бәхәсләшә башласа – сүзен бирми. Хет кыйна син аны, хет аерып җибәр, барыбер ир заты гаепле булып кала. Моны безнең күбебез белә... тик телен генә тыя алмый.
-
Беркемгә кирәксез картлык
70 яшьне үткән булуына да карамастан, Салих картның сәламәтлеге дә, аппетиты да, йокысы да яхшы булды моңа кадәр. Йөрүендә дә, гәүдәсендә дә спорт белән күп шөгыльләнгән кешеләргә хас җиңеллек һәм җыйнаклык бар, ул үз яшенә караганда күпкә яшь күренә иде. Салих башын мендәргә китереп җиткергәнче йоклап китә һәм төне буе намусы чиста, күңеле-җаны гамьсез, тәне сәламәт кешеләрчә иртәнгә кадәр тыныч йоклый иде.
-
Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарының 99 проценты торак шартларын яхшыртты
Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы республикада 2006 елдан тормышка ашырыла.
-
Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферларын тикшерү өчен рейдка чыгачак
Муниципаль, муниципальара, төбәкара маршрутларда пассажирларны даими яки заказга йөртүче автобусларны тулысынча тикшерәләр.