Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яз иртә килсә дә, җәй салкынча тора

Җәй җитеп, июньнең өченче атнасы узып барса да, һава торышы һаман май аендагы кебек.

Һава температурасы я 22 градуска күтәрелә, я 16 градуска кадәр төшеп, салкын яңгырлар ява башлый. Югыйсә быел кыш та җылы булды, яз да иртә килде, боз да март ахырында ук кузгалган иде. Пляж да файдалануга әзер. Дөрес, әлегә ул ябык, әмма чикләүләр алынса, ачылачак. Дөнья галимнәре безне глобаль җылыну белән куркытканда, һава температурасы июнь аенда уртача 18-20 градустан да артмавы ачуны гына китерә.  Өстәвенә, көн саен диярлек «шторм көтелә» дип, SMS-хәбәр килеп тора https://world-weather.ru/ сайтында урнаштырган мәгълүмат нигезендә 2015-2019 елларны чагыштырсак, иң җылы июнь 2015 елга туры килгән, ә иң суыгы 2017 елда булган. Быел июнь ае безне эссе һава белән шатландырырмы? Моны белер өчен, без Казанның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфераның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор  Юрий Переведенцев белән элемтәгә кердек.

«Без РФнең Гидрометеорология үзәге мәгълүматына таянабыз һәм норма турында сөйләгәндә, 30 еллык уртача күрсәткечләр нигезендә нәтиҗә чыгарабыз. Норма буенча, июнь аенда һаваның уртача температурасы – 18,1 градус, явым-төшемнәр 63 миллиметр тәшкил итә. 16 июньгә уртача температура – 17,6, ә явым-төшем күләме инде 59 миллиметр күрсәтә. 25 июньгә кадәр бераз җылытачак, әмма аннары кабат суыклар көтелә. Шуңа күрә быел июнь ае нормадан 1-2 градуска суыграк булыр, дип көтелә», – дип аңлатты белгеч.

Июньнең һава торышына атлантик антициклонның тәэсире зур, өстәвенә,  һава басымы да югары булачак. Суытканда исә төньяктан җил булыр, циклон килер дип көтелә. Әлбәттә, температураның «сикерүеннән», беренче чиратта, өлкәннәр һәм йөрәк авырулары булган кешеләр зыян күрә. Шуңа күрә сак булыгыз, даруларны вакытын- да кабул итегез.  

Дөрес, Юрий Петрович «июль ае үзгәрәк булыр», дип өметләндерде. Һәрхәлдә, РФнең Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, һава температурасы да нормага (20 градус) туры килер, явым-төшем дә шактый кимиячәк, дип фаразлана. Әмма әлегә мондый фаразлар 60-70 процентка гына туры килергә мөмкин. Шулай да, «өметсез – шайтан гына була», дигәндәй,  яхшыга өметләник.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев