17 июнь 2020 яңалыклары
-
Пәнҗешәмбе көнне синоптиклар татарстанлыларга бераз салкынлык вәгъдә итә
Пәнҗешәмбе төнендә һәм иртән 18 июнь көнне Татарстан территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Быел Түбән Камада Сабан туе милли бәйрәме үткәрелмәячәк
Карар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып кабул ителде.
-
Түбән Кама табиблары: тән температурасы күтәрелү ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп түгел
Түбән Кама табиблары журналистларга коронавирус пандемиясе шартларында ашыгыч ярдәмне чакыру кагыйдәләре турында сөйләде.
-
Марат Садыйков: Татарстан хастаханәләренең кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итүләрнең 80-90% ы "кирәк була калса дип" кенә килүчеләр
Ведомство башлыгы Марат Садыйков сөйләгәнчә, хастаханәләр планлы режимда эшләмәгәндә, ашыгыч мөрәҗәгатьләр саны кинәт кимегән.
-
Татарстанда коронавируслы тагын бер пациент үлде
Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы расланган.
-
Яз иртә килсә дә, җәй салкынча тора
Җәй җитеп, июньнең өченче атнасы узып барса да, һава торышы һаман май аендагы кебек.
-
Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмаларның роле турында төзәтмәнең әһәмиятен әйтте
Коммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлыкның әһәмиятен ныгыту — аларның эшен тану, чөнки пандемия чорында алар янә үз көчләрен һәм өлгергән булуларын күрсәтте.
-
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы ачыкланган
13 кеше хастаханәгә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана.
-
«Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда гериатрия кабинетлары ачылачак
Ел азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.
-
Түбән Камада яшәүче бер гаилә фатирындагы бүлмәләренә ишекләр сатып алырга теләп алданган
Кайсы гына йортка, фатирга керсәк тә, беренче чиратта, ишекләргә игътибар итәбез.
-
Участок сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары тавыш бирү көне алдыннан Covid-19га тест узачак
Түбән Камада барлыгы 115 сайлау участогы, аларның әгъзалары меңнән артык кеше.
-
Узган атнада Түбән Кама Иҗтимагый советы координация төркеме буларак оешкан Милли бердәмлек шурасының чираттагы күчмә җыелышы булды
Шураның беренче оештыру җыелышында киңәшмәләрне айга ике мәртәбә үткәрү турында тәкъдим кереп, ул бертавыштан хупланса да, коронавируска бәйле мәгълүм сәбәпләр аркасында, монысында утырыш ике айга беренче мәртәбә – билгеләнгән вакыттан соңрак үткәрелде.