Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Шәһәребезнең З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән, бөек шагыйребез иҗатына багышланган «Без – Тукайлы халык мәңгегә...» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узды.

Методик берләшмәдә унбер балалар бакчасында хезмәт куючы тәрбиячеләр, татар теле белгечләре, тәҗрибә уртаклашудан тыш, квест уеннар, викториналар, шөгыльдән өзекләр күрсәттеләр, «Гомер юлына керүчеләргә...» дип исемләнгән мюзиклда катнаштылар, «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән Тукай иҗатына нигезләнгән зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынаштылар. 
«Туган тел» бәйрәмен чагылдырган бәйгегә килгән кунакларның һәрберсе белән таныштыргач, зал түренә 2017 елда «Тукай варисы» титулына ия булган, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Ризаев Тимурны чакырдым. Быел ул Габдулла Тукайның «Көзге һәм маймыл» дигән шигырен сөйләп, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең!» дип исемләнгән сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә яшьтәшләре арасында беренче урынга лаек дип табылды. 
Габдулла Тукай  иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга теләк белдергән балалар да биремнәрне яратып, теләп башкардылар. 
«Мин – Тукай варисы» дигән беренче биремдә, әти-әниләре белән берлектә, үзләренең гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән икенче бирем кызыклы һәм актуаль булуы белән аерылып торды. «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән өченче бирем аша зирәк, тапкыр булуларын ачыкладык. Г.Тукай әсәрләре аша нәни варисларның игътибарлы булуларын барладык. Һәрбер баланың экранда яктыртылган төрле рәсемнәр арасыннан аерым бирелгән сорауга җавап табуы, дөреслеген тикшерү, дәлилләү өчен хәтта җавапларның да экраннан күрсәтелүе, сабыйларга гына түгел, тамашачыларга да кызыклы иде. 
«Тукай иҗатында – табигать» дигән дүртенче биремнең өй эше итеп бирелүе дә бик әһәмиятле иде. Әти-әниләре белән берлектә ясалган рәсемнәре, кул эшләре Тукай иҗатын чагылдырган «табигать матурлыклары» күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде.
Замана таләпләренә яраклаштырылган Кәҗә белән Сарык игътибар үзәгендә булдылар, алдагы көнне планшетка юлыгып, дус-иптәшләрен шуннан карасалар, бәйге барышында балалар янына кунакка килделәр, ял минутында балаларны уйнаттылар, сорауларга җавап биргәндә исә аларны үсендереп, уйларга, фикер йөртергә булыштылар, ягъни алып баручының уң кулы булдылар.
Бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Шуңа да урын билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Мәртәбәле жюри варисларыбызның эшен бәяләп, нәтиҗә чыгарды. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаучылар «Тукай варисы – 2018» дип язылган «алтын» медальгә, дипломга ия булдылар. Шулай ук барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Минһаҗевлар гаиләсенә (49 нчы балалар бакчасы), әтиләре дә катнашкан өчен, Вәсилә Исмәгыйль кызы кызыксындыру бүләге тапшырды. 
2018 ел варислары белән бергә бөек Тукаебызның «Туган тел» җырын җырлап, бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да – барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Киләчәктә шушы күркәм бәйгене республика күләмендә уздырырга кирәклеге турында бертавыштан тәкъдим керттеләр.    
Нурзия МИРХАЗОВА.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X