Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Спорт белән дус алар

Федераль янгын сагы хезмәтенең 1 нче отряды, Совет янгын сагының 100 елллыгына багышлап, волейбол буенча турнир үткәрде.

Янгын-коткару частьларыннан һәм отряд идарәсеннән 11 команда финалга чыгу өчен ярыштылар. Иң көчле командалардан ПСЧ-50, ПСЧ-78, ПСЧ-91 һәм отряд идарәсе финалга чыкты. Кубок өчен көрәшләрнең иң киеренкесе отряд идарәсе белән ПСЧ-78 командалары арасында булды. Уен өч партиядә узды һәм 25:15, 26:16, 26:24 исәпләренә отряд идарәсе командасы (капитаны Алексей Шаповалов) файдасына төгәлләнде. Шулай итеп, кубок аларга эләкте. Икенче урынны – ПСЧ-78 (капитаны Руслан Меретяков), өченчене ПСЧ-50 (капитаны Николай Марков) командасы яулады.
«Янгын сагы хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан, безнең отрядта күп чаралар уздырылды. Әлеге турнирны без героик һөнәр ияләренә – янгын сүндерү ветераннарына һәм бүгенге көн янгын сүндерүче-коткаручыларына багышладык», – диде федераль янгын сагы хезмәтенең 1 нче отряды начальнигы Алексей Шаповалов.    
Людмила СВОЙКИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев