Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте социаль челтәрендә Мингали Мөхәммәтшин Сабантуй бәйрәменең уеннары турында видеоязма урнаштырган.

Язма «Бергәләп уйныйбыз» рубрикасы кысаларында төшерелгән. Рубрикада Түбән Каманың барлык милли автономияләре халык уеннары белән таныштырачак. Мингали әфәнде Сабантуйның асылын аңлатты, ә «Капчык киеп йөгерү», «Кашык кабып йөгерү», «Чүлмәк вату» уеннары турында сөйләгәндә, ярдәмчеләре аларны уйнау рәвешен дә күрсәттеләр. Бәйрәмнең дә, уеннарның да күп гасырлык тарихы бар, алар буыннан буынга күчеп килгәннәр, үзгәрешләр кичергәннәр. Кайберләре кайчандыр йола булган, әмма тора-бара күңел ачу чарасы булып калган.

Шушы көннәрдә 81 ел элек Татарстанның танылган рәссамы, сынчысы, атказанган сәнгать эшлеклесе Әхсән Фәтхетдинов дөньяга килгән. 30 ел дәвамында ул Түбән Камада сәнгать фондында рәссам-бизәүче булып хезмәт куйган, биналарны бизәгән. Аның эшләре «Бигеш» аэропортында. «Кама» кунакханәсендә, аттракционнар паркында, балалар бакчаларында урын алган. Әхсән Фәтхетдинов татар халкы мәдәниятенең борынгы чорына мөрәҗәгать иткән. Рәссамны Г.Тукай әкиятләре илһамландырган. Сынчы агачларны кисмәгән, «ияләр»ен аунап яткан агач кисәкләреннән ясаган. «Ияләр» циклы өчен Әхсән агага Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылган. Аның эшләре Россиядә һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә урын алган, ә шәһәребездә сынчы исемендәге музей эшли. Әхсән Фәтхетдинов 2012 елда 73 яшендә вафат булды.

Кызыл Чишмә бистәсендә балалар Тройсын бәйрәмен үткәргән. Бу бәйрәмне керәшен халкы төрле якта төрлечә –Тручин, Тыруйчин, Яфрак бәйрәме, Каен бәйрәме дип йөртә. Бу көнне өлкәннәр мәрхүмнәрне искә алганнар. Яшьләр урманнан каен алып кайтып, аны тасмалар белән бизәгәннәр, чуклаганнар, агач белән һәм капка төбенә туктап, җырлаганнар, биегәннәр. Кич белән каенны елга буена алып барып, теләкләрен әйтеп, ботакларын суга ташлаганнар. «Баш Чишмә» фольклор ансамбле әгъзасы Надежда Кузьмина Кызыл Чишмә бистәсенең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Тройсын» бәйрәме үткәргән. Балалар бакча верандасын каен ботаклары, үләннәр һәм чәчәкләр белән бизәгәннәр, гореф-гадәтләр белән танышканнар, уйнаганнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев