10 июнь 2020 яңалыклары
-
11 июньнән Түбән Каманың кайбер урамнарында кайнар су булмаячак
Суүткәргечләрне ремонтлау сәбәпле 11 июнь 8:00 сәгатьтән 17 Июнь 17:00 сәгатькә кадәр Түбән Каманың кайбер йортларында кайнар су булмаячак.
-
Үзәк сайлау комиссиясе Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды
Бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә бастырылган.
-
Аларның тормыш юнәлеше – кешеләргә ярдәм
Бүгенге көндә федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядында янгын сүндерүчеләр династиясен дәвам итүче сигез гаилә бар.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте социаль челтәрендә Мингали Мөхәммәтшин Сабантуй бәйрәменең уеннары турында видеоязма урнаштырган.
-
Тыл хезмәтчәннәре хөрмәткә лаек!
Түбән Камада яшәүче тыл хезмәтчәннәре Хәйрелбәнат Җәләева һәм Фәгыйлә Якупова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.
-
Июнь аенда бакча эшләре
Җәй буе бакчачының эше бетәсе юк. Чүбен дә утарга кирәк, суын да сибәргә, корткыч бөҗәкләрне дә юк итәргә.
-
Балыгы да балыгы иде!..
Балыкчы балыкчыны ерактан күрә, диләр. Әлегә кадәр таныш булмаган ике кеше балык тотканда очрашса, аерылышканда алар инде туганнар була.
-
«Кайнар элемтә»
Татарстан Республикасы Яшьләр белән эшләү министрлыгы һәм «Җәй» республика үзәге балалар ялын оештыру буенча «кайнар элемтә» телефонын булдырган.
-
Татарстанда бүген 55 яңа COVID-19 белән зарарлану очрагы расланган
17 кеше хастаханәгә салынган 38 кеше өйдә дәвалана.
-
Татарстанда урта һөнәри белем бирү йортларына документлар кабул итү тәртибе билгеле булды
Көндезге бүлекләргә документларны 25 августка кадәр тапшырып булачак. Бу хакта мәгълүматны ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте биргән.
-
Түбән Камада федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядына яңа җитәкче билгеләнде
Бу вазифаны «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең янгын куркынычсызлыгы буенча баш белгече Камил Шиһапов үтәячәк.
-
«Инспектор – җәза бирүче генә түгел»
31 майда эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә һәм Кама Аланында 16 инспектор хезмәт куя. Наҗия Гыйздәтуллина (фотода) 22 ел балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор вазифаларын үтәгән, хәзер – лаеклы ялда.
-
Эксперт: Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш
Үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләп кенә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә өйдән тавыш бирү турында сөйләделәр
РФ Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләргә Россия күләмендә тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр үтәчәк.
-
«Яхшы китапны чират белән укыйлар»
Китап – кешенең хәтере, киңәшчесе, юлдашы, сердәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы... «Китапсыз халык тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән», дип юкка гына әйтмиләр. Кеше китап укудан ямь һәм тәм табарга өндәргә тиеш.